Accessibility links

Монголия белән Русия хезмәттәшлек турында килеште


Монголия башкаласы Улан-Баторда Русия һәм Монголия президентлары Дмитрий Медведев һәм Цахиагийн Элбэгдорж ике ил арасында стратегик хезмәттәшлекне үстерү турында килеште.

Шулай ук президентлар уртак уран табу ширкәтен төзү килешүенә кул куйды. Русия мондый килешүне беренче тапкыр кабул итте.

Медведевның Монголиягә сәфәре совет-монгол гаскәрләренең Халхин-Гол елгасында японнарны җиңүнең 70 еллыгына туры килде.
XS
SM
MD
LG