Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Әфганстанда беренчел нәтиҗәләр игълан ителде


Әфганстанда 20 августта булган президент сайлавы нәтиҗәләренең бер өлеше игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавышларның 10% саналган хәлдә хәзерге президент Хәмид Карзаи көндәшеннән аз гына аерма белән алда бара. Карзаи 41% тавыш җыйган, элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла - 39%.

Сайлау йомгаклары атна-ун көннән игълан ителер дип көтелә. БМО сайлау вакытында булган хәрәмләшүләрне тикшерү тәмамланганчы көндәшләрне бер берсен гаепләүдән тыелып торырга чакырды.

XS
SM
MD
LG