Accessibility links

Новгород мәхкәмәсе поезд шартлату эшен тикшерә


Новгородтагы өлкә мәхкәмәсендә ике ел элек булган поездга һөҗүм эше уңаеннан хөкем эше яңартылды. Икесе дә Ингушетиядән булган Мәкшәрип Хидриев һәм Саламбәк Дзахкиев 2007 елның 13 августында Мәскәүдән Петербурга барган “Невский Экспресс” поездына шартлаткычлар куюда гаепләнә.

Шартлау нәтиҗәсендә поезд юлдан төште, йөзләгән кеше яраланды.

Бу террор гамәленә катнашы булуда шикләнелгән өченче кеше Павел Косолапов әле дә табылмаган.
XS
SM
MD
LG