Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх: Русиядә дини күпчелекне хөрмәт итү кирәк


Бөтенрусия һәм Мәскәү патриархы Кирилл Русиядә башка диннәр вәкилләрен христиан күпчелеген хөрмәт итәргә чакырды.

“Без илдә күпчелекнең дини хисләрен хөрмәт итәбез. Мисал өчен, Гарәп Әмирекләрендә шәһәр үзәгендә иң зур мәчеттән дә зуррак чиркәү төзеп кую безнең башыбызга да килми. Бу мөмкин булмаган эш түгел, кемдер бәлки моңа акча да бирер иде. Ләкин күпчелекнең дине һәм мәдәниятенә хөрмәт булырга тиеш”, диде патриарх.

Болар хакында ул Архангельск шәһәре халкы белән очрашуда әйтте.

Аның сүзләренә караганда кайвакыт православ булмаган гыйбәдәтханәләр төзү тирәсендә шундый низагълар чыга.

“Мондый төзелешләр безнең ирекле дәүләттә яшәвебезне, һәркемнең үз динен тота алуын күрсәтәчәк, һәм дин тоту беркайчан да диннәрара яки милләтара каршылыкларга сәбәп була алмаячак”, диде Патриарх Кирилл.
XS
SM
MD
LG