Accessibility links

Алсу Татарстанның халык артисты булды


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев җырчы Алсуга (Алсу Рәлиф кызы Сафина-Абрамовага) “Татарстанның халык артисты” исемен бирү фәрманына кул куйды.

Алсуга 2000 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде.

Узган елда җырчының татар телендә беренче җыентыгы дөнья күрде.

Алсуга 26 яшь, беренче тапкыр үзенең “Зимний сон” җыры белән ул 1998 елда танылды.

Бу көннәрдә Алсу Каннда Русия сәнгате фестивале кысаларында Татарстан сәнгатькәрләре белән бергә чыгыш ясый.
XS
SM
MD
LG