Accessibility links

Ак Йорт Буш чорындагы сорау алуларны тикшерә


Гуантанамо төрмәсендә
Гуантанамо төрмәсендә

Америкада Обама идарәсе АКШ хезмәтләренең террорчылыкта шикләнелүчеләргә карата үткәндәге һәм киләчәк гамәлләрен күздән кичерәчәген игълан итте.

Шул исәптән президент Дҗордҗ Буш чорында Үзәк күзләү идарәсе CIAның террорчылыкта шикләнелүчеләрдән сорау алу ысулларына бәйле җинаять тикшерүе дә үткәрелә.

Эрик Һолдер Ак Йортта чыгыш ясый
Дүшәмбе көнне АКШ юстиция министры Эрик Һолдер президент Буш чорында Үзәк күзләү идарәсе хезмәткәрләренең кеше хокукларын бозу очракларын тикшерәчәк прокурорның билгеләнүен игълан итте.

Ул чорда президент һәм хакимият вәкилләре террорчылыкта шикләнелүчеләрдән мөһим мәгълуматлар алу өчен су сибеп тончыктыру кебек рәхимсез ысулларны еш кына яклап чыга иде.

Тикшерү башлау турындагы бу хәбәр CIAның сорау алу ысуллары турында баш тикшерүче идарәсе әзерләгән яшерен хисабы җәмәгатьчелеккә ачылган вакытка туры килде.

Бу хисап 2004 елда ук әзерләнгән булган. Әмма моңарчы ул җәмәгатьчелек өчен ябык иде.

Американ цивиль иреклекләр берлеге бу хисапны халыкка ачтыру өчен мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.

Берлек вәкиле Александр Абдо “Максат үткән 8 елдагы хокук бозуларга мөмкин кадәр күбрәк ачыклык кертү. Без шулай ук ачыклык аша җаваплылык та килер дип өметләнәбез. Президент хакимияткә килгәннән соң берничә көннән “ачыклык җаваплылыкның бер зур өлеше, һәм җаваплылык демократиянең гамәли эшләве өчен зарур дигән иде”, - диде.

2004 елгы хисапта CIA хезмәткәрләренең һәм аңа килешү нигезендә эшләүчеләрнең тоткыннарны ялган җәзалап үтерүләр аша куркытулары, электрик бораулар һәм утлы корал белән янаулары раслана.

Халид Шәих Мөхәммәт 2003 елда Равалпиндида (Пакыстан) тотылганнан соң
Хисапка караганда, сорау алучылар шулай ук 2001 елның 11 сентябрендәге террор гамәлләрен оештыручы Халид Шәих Мөхәммәткә балаларын үтерү белән, башка бер шикләнелүчегә аның күз алдында гаиләсенә карата җенси көч куллану белән янаган.

Бер шикләнелүчедән сорау алганда күрше бүлмәдә пистолеттан ату булган.

АКШ кануны нигезендә тоткынга үлем белән янау тыела.

Президент идарәсе шулай ук киләчәктә барлык АКШ тикшерүчеләренең күрсәтмәдә рөхсәт ителгән сорау алу ысулларын гына куллана алачагын белдерә.

Бигрәк тә соңгы елларда кулланылуы белән танылган тоткыннарны чишендерү, этләр белән куркыту, нык салкын яки кызу һава белән азаплау һәм су коеп тончыктыру кебек ысуллар тыела.

Вашингтондагы Брукиңс институтының өлкән хезмәткәре Майкл О.Һэнлон бу тикшерүләр Кушма Штатларның Гуантанамодан алып Әфганстан һәм Гыйрактагы хәрби төрмәләрдә тоткыннарга карата рәхимсезлекләр нәтиҗәсендә төшкән халыкара абруен торгызу өчен мөһим ди.

Майкл О.Һэнлон
“Әгәр дә ул сорау алуларда рәхимсезлек яки ачыктан-ачык җинаять булган икән, җинемчә монда җавапка тарттыру өчен җитәрлек нигез бар. Без дөньяга кануннарны хөрмәт итүче ил булуыбызны, барлык кешеләргә тигез каравыбызны һәм кеше хокукларын бозмавыбызны күрсәтергә тиеш. Моның өчен үткәндәге хокук бозуларны акламаска тырышуыбызны күрсәтү мөһим. Икенче яктан, әгәр дә кешеләр фәрманнарны яки фәрман буларак кабул ителгәннәрне үтәгән булсалар, аларны җавапка тарту дөрес булмас дип уйлыйм. Монда җентекле, аерым-аерым тикшерү кирәк”, - ди О.Һэнлон.

Быел президент Обама Буш идарәсе рәсмиләренең, алар теле белән әйткәндә, “көчәйтелгән сорау алу ысуллары”на фатиха бирүе турында үтә яшерен CIA документларын ачты.

Әмма Обама шулай ук ул чакта Юстиция департаменты күрсәтмәләрен үтәгән CIA хезмәткәрләрен җавапка тартырга кирәк түгел диде.

Ак Йорт киләчәктә мондый хокук бозуларга юл куймас өчен турыдан-туры Ак Йорт карамагында эшләүче тоткыннардан сорау алу бүлеге оештырырга җыенуын да белдерде.

Анда төрле дәүләт оешмаларыннан кергән белгечләр эшләячәк.

Барак Обама сүзчесе Билл Бертон әйтүенчә, “Мөһим тоткыннардан сорау алу төркеме” дип аталачак бу бүлекне Федераль тикшерүләр идарәсе җитәкләячәк һәм аның җитәкчелеге дә шунда урнашачак.

Бертон шулай ук тоткыннардан сорау алуда CIAның төп рольне уйнавын бетерү аның мәгълумат туплау ролен киметмәячәк диде.
XS
SM
MD
LG