Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Русия төбәкләрендәге “Татарстан” сәүдә йортлары җитәкчеләре Казанда очрашты. Кризис башланганнан алып мондый сәүдә үзәкләре саны икеләтә кимегән.

Татарстан башкаласында “Очрашу урыны Казан” дип аталган сәнәгать күргәзмәсе ачылды. Ул 17 тапкыр үтә инде. Әлеге чараның кризис чорында узуына карамастан, оештыручыларның кәефләре күтәренке. 140 ширкәтнең бер җиргә җыелып, үз товарларын тәкъдим итә алулары хәлләрнең бик үк начар түгеллеген күрсәтә, ди алар.

Күтәренке рух белән узган ярминкә кысаларында шактый гына проблемалы мәсьәләләрне хәл итүче сөйләшүләр дә булды. Мәсәлән, республиканың сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының коллегия утырышында Татарстанда җитештерелгән товарларны читтә сату мәсьәләсе кузгатылды. Биредә яңа министр Равил Зарипов, Русия төбәкләрендәге “Татарстан” сәүдә йортлары вәкилләре белән дә очрашты. Республикада озак вакыт Русия төбәкләрендә “Татарстан” дип аталган бердәм сәүдә челтәрен булдырырга кирәк дигән теләк яши иде. Хәзер исә, министр Зарипов бу теләкнең хыял гына булып калачагын әйтә. Аның сүзләренчә, бүген мондый сәүдә үзәген төзү мөмкин түгел.

“Бүгенге шартларда бер генә җитештерүче дә “Татарстан” сәүдә челтәре кысаларында эшләүгә риза булмаячак. Чөнки күп кенә ширкәтләрнең үзләренең сату урыннары бар. Мәсәлән, төбәкләрдә “КамАЗ” челтәрен алмаштырып карагыз. Кем алмаштыртсын аны? Шуңа күрә без бу мәсьәләгә реаль карарга тиеш”, ди Зарипов.

Коллегиягә килгән Русия төбәкләрендәге “Тарастан” сәүдә йорты вәкилләрен исә, үзләренең аралары сирәгәюе шаккаттырган. Узган очрашуларда гадәттә 60ләп вәкил катнаша торган булса, бу юлы аларның саны 30 кеше. Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында төбәкләр белән эшләү бүлеген җитәкләүче Гүзәлия Хасанова сүзләренчә, 14 сәүдә йорты министрлык белән элемтәне өзгән. Әмма министр сүзләренчә, бу аларның ябылып бетүләрен аңлатмый. Кайберләре эшен туктатса, икенчеләре, бары тик замана шартларына яраклашып эшләү тәртибен генә үзгәртте ди, ул.

Мордовиядә “Татарстан” сәүдә йорты җитәкчесе Шамил Бикмаев, Бөтендөнья татар конгрессының узган корылтаенда сәүдә тармагында республика җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп эшли алмауларына зарланган иде.
Быелгы җыелышта, Бикмаев, Татарстан җитәкчелеген әллә ни тәнкыйтьләмәде. Ике ел торгынлык чоры булганнан соң, хәзер эшләр бераз җайга салына башлады, ди ул.

“Ике ел торгынлык булды. Әмма кризис безнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрде. Хәзер беркемдә дә акча юк. Банклар да матди ярдәм итми. Шуңа күрә завод, фабрикалар безгә ныграк ышанып, үзләрендә җитештерелгән товарларын ташламалар белән бирергә тиеш. Хәзер без аларга, алар безгә караганда кирәгерәк. Мордовиядә “Татарстан” сәүдә йорты исә, әлегә табышка эшли. Яңа гына тагын бер яңа кибет ачтык. Тиздән үзебезнең 10 еллыгыбызны үткәрергә җыенабыз”, ди Шамил Бикмаев.

Министр Равил Зарипов сүзләренчә, төбәктәге “Татарстан” сәүдә йортлары белән кайбер аңлашылмаучанлыклар бар. Әмма Кризис чорында бер-беребезне аңлап эшләсәк иде, ди ул.

“Сәүдә йортлары алай эшли, болай эшли дип тәнкыйтлисе килми. Иң мөһиме без уртак тел табып тату эшләргә тиеш. Ул вакытта ике як та табышта кала. Әлегә безнең Татарстанга караган сәүдә йортлары белән генә җирле товарны сатырга дигән килешүләр бар. Әмма якын арада без халыкара дәрәҗәдәге сәүдә йортлары белән дә сөйләшүләр алып барырга ниятлибез”, ди Зарипов.

2009 елның беренче 7 аенда Татарстан сәнәгатенең гомуми торышына килгәндә, Зарипов сүзләренчә, хәлләр мактанырлык түгел. Кайбер белгечләр, кризис 2010 елга тәмамланачак, дип фаразласа да, министр авырлыклар әле 2-3 ел дәвам итәчәк ди. Равил Зарипов сүзләренчә, әлегә иң күп кыенлыкны машина сату белән торак төзелеше тармагы нык авырлыклар кичерә.

XS
SM
MD
LG