Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музейчыларны UNESCO укыта


Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипова

Русиянең музей җитәкчеләре XXI гасырда музей белән идарә итү ысулларын өйрәнү өчен Казанга җыела. Укуны UNESCO оештыра.

Татарстан Милли музее мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, халыкара таләпләргә җавап бирү өчен Русия төбәкләрендәге музейларга әле бик күп эшләргә кирәк. Музей матур биналарга урнашкан күргәзмәләр залы гына түгел. Гасырлар буена җыелган экспонатларны саклау өчен дә аерым бер шартлар тудырылган бүлмәләр кирәк. Бүген яхшы саклагычлар булдырылмаса бәһасыз экспонатлар киләсе буынга яраксыз хәлгә дә килергә мөмкин. Кәгазьне саклау шартлары бер төрле булса, агач я булмаса балчык эшләнмәләрне саклау бөтенләй башка.

“Татарстанда музейлардагы саклагычларда берсендә дә кирәкле шартлар тудырылмаган. Чөнки безнең алда беренче чиратта бина мәсьәләсе тора. Аннан җиһаз мәсьәләсе һәм башка проблемалар килеп баса”, ди Нәҗипова.

Мәдәният министрлыгының 2008 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышында Татарстан Милли музее мөдире республиканың хөкүмәт башлыгына нәкъ шушы кризис вакытында музей комплексын тулысынча төзеп бетереп булмас микән дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул вакытта үтенеч ачык калды.

Шулай да, Нәҗипова Универсиадага кадәр Республиканың иң зур музееның тулысынча төзекләнеп бетүенә дә өметен өзми.

Милли музей мөдире сүзләренчә, саклагычларны дөнья таләпләренә туры китереп эшләү вакыты да килеп җиткән. Музей җитәкчеләренең Казандагы укуы UNESCOның Мәскәү бюросы, Русия һәм Татарстан мәдәният министрлыклары, Халыкара музейлар шурасы ярдәме белән үтә.

Нәҗипова әйтүенчә, иң беренче чиратта Казан укуларына Идел буе бүлгесендәге музейларның җитәкчеләре киләчәк. Шулай ук Абакан, Калининград, Калуга, Краснодар, Майкоп, Салехард, Тамбов һәм Ярослав вәкилләре дә булачак. Халыкара музейлар шурасының Русия бүлеге белгечләре кануннар үтәлеше, яңа технологияләр, музей туризмы, күргәзмәләрне эшләү яңалыклары белән таныштырачак.

UNESCOның Мәскәү бюросы бу чара өчен нәкъ Татарстан башкаласын сайлап алган. Әлеге рәвештә Русия төбәкләрендәге музей башлыкларын укыту-тренинг моңа кадәр беркайчан булмаган иде, ди Гөлчәчәк Нәҗипова. Узган ел исә UNESCO Петербурга шушы программа белән тренингка БДБ илләре музейчыларын җыйган булган. Музей яңалыклары Русиягә нәкъ Казаннан таралачак, ди Нәҗипова. Уку 7 сентябрьдән 10-сына кадәр узачак.

Яңалык дигәннән, 30 август- Республика көнен дә Милли музей үзенчә каршы алачак. Бу көнне “Башкала. Тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фотокүргәзмә ачыла. Театральләштерелгән тамашаларда осталар акча сугып, таштан кораллар, балчыктан савытлар ясап утырачак. “Музыка кораллары” күргәзмәсендә Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгыш ясый.

Республика көнендә Татарстан Милли музее ишекләрен бушка ача. Теләүчеләр билет та сатып алырга мөмкин. Сатылган билетлар исә химаячеләр биргән бүләкләргә уйнатылачак.

Музей халыкны күбрәк җәлеп итү өчен төрле юллар эзли. Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, икътисад кризисы булуга карамастан Милли музейга йөрүчеләр саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда арткан.
XS
SM
MD
LG