Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенатор Кеннеди вафат


АКШның иң танылган сәясәтчеләренең берсе Эдвард Кеннеди 77 яшендә баш миендәге яман шеш авыруыннан вафат булды.

Беренче тапкыр Массачусетс штатыннан сенатор булып Кеннеди 1962 елда сайланды. Ул елны аның бертуган абыйсы Джон Кеннеди АКШ президенты булып сайланды.

Аның сәяси тормышындагы төп максаты – американ халкына медицина ярдәме иде. Хәле начар булуга карамастан Кеннеди 2008 ел башында сәхнәгә менеп президентлыкка намзәт булган Барак Обаманы яклау чыгышын ясады.

Обама тәкъдим иткән сәламәтлек саклау турындагы канун өлгесе хәзер Конгресста карала. Сенатор Кеннеди гына аның нәтиҗәсен күрмиячәк. Обама Эвард Кеннедины “безнең чорның иң яхшы сенаторы” дип атады.
XS
SM
MD
LG