Accessibility links

Самар өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды


2009 елның августы Самар мөселманнары тарихында 87нче мәчет ачылу белән истә калачак.

Кинельдә төрле милләт вәкилләре көн күрә. Халыкның 81%-ы руслар. Элеккеге елларда биредә татар һәм казакълар яшәсә, соңгы елларда Урта Азия һәм Кавказ мөселманнары өстәлде.

Сан буенча: казакълар - 850 кеше, татарлар - 830, төрекләр - 184, башкортлар - 57, әзәриләр - 53, үзбәк - 15, чечен - 5, ингуш - 3, берәр кеше кыргыз, көрд, төрекмән милләтеннән.

Яшәгән халыкның 1,6%-ын тәшкил иткән татарлар бер ел эчендә җыйнак кына, үзенчәлекле архитектурага ия бина салып куйдылар. Буе 13 метр, иңе 6,5 метр, биеклече 12 метр булган бина Ислам тәгълиматын үстерү оясына әвереләчәгенә шик юк.


Мәчет имамы Равил Җамалетдинов, Дамир һәм Рафаэл Уразаевларның чыгышы шуны раслады. Җирле түрәләрнең чыгышлары да Кинель мөселманнарына олуг хөрмәт белән сурәтләнде.

Кинель сүзенең яңгырашы ук ниндидер серлеккә ия. Самарда яшәүче һәвәскәр тарихчы Морат Сафин язуынча, Кинель сүзе борынгы татарлар телендә Киң ил булып йөргән, заманында бу тирәдән татарларны әкренләп кысрыклап чыгарганнар.

“Озак тәнәфестән соң борынгы бабайларыбыз рухына таш мәчетләрдә дога кыла башлау – үзе изге өметләр уята”, ди Самар Җәмиг мәчетенең ак сакалы Таһир Мамышев.
XS
SM
MD
LG