Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия газны Көньяк Осетиянең үзенә җибәрәчәк


Бүген газны Грузияне уратып Русиядән туры Көньяк Осетиягә куган яңа газ үткәргече ачылды. Төзелеш узган елда башланган иде. Аның ачылышы республика бәйсезлегенең Русия тарафыннан танылуның бер еллыгына туры китерелде.

Бүген Мәскәүдә Русия премьер-министры Владимир Путин Көньяк Осетия президенты Эдурад Кокойты белән очрашты. Русиянең Көньяк Осетиягә социаль-икътисади өлкәдә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә ярдәме турында килешүләргә кул куелды.
XS
SM
MD
LG