Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел укыту стандартлары үзгәрми


Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендәге мәктәпләрдә яңа канунның үтеп керүе әлегә сизелми, ди укытучылар.

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда, туган якларымда булып кайтырга туры килде. 120 хуҗалыктан 46 йортка гына калган авылда барлык уңайлыклар булса да, эш булмау сәбәпле яшьләр калмый. Яшьләр булмагач ,аның мәктәпләре дә балалар белән тулып тормый, билгеле. Уңайлык дигәннән бу авылга юл да салынган, газ да кертелгән. Теләгән кеше шәһәр телефонын куйдыра ала. Өенә менә дигән чишмә суын да кертергә мөмкинлек бар.

Ләкин быел 1 сентябрдә авылның башлангыч мәктәбенә бары тик ике генә бала киләчәк. 15 ел инде авыл мәктәбе укыткан укытучысы Лилия Гәрәева киләсе елга мәктәптә бер генә бала калачак, башкалар көтелми, ди. Бер бала өчен мәктәп тоту күп чыгымнар таләп иткәнгә күрә, баланы өенә йөреп укытырга туры киләчәк, ди ул.

“Ә инде яңа канун нигезендә укыту планнарына үзгәрешләр кердеме соң?” дигән сорауга Лилия Гәрәева болай дип җавап бирде:

“Укыту планы инде бар. Ләкин анда бернинди үзгәрешләр дә юк. Узган елларны ничек булса, быел да шулай. Әгәр дә авылда татар теле укытуны бетерсәләр, бу, әлбәттә коточкыч хәл булачак, телебез бетүгә туры юл инде ул”, ди татар авылы укытучысы Лилия Гәрәева.

Авылда Чаллы һәм Алабуга шәһәрендә укытучы булып эшләүче авылдашларым белән дә очрашырга туры килде. Әлбәттә сораулар шул ук инде. Милли компонент ни хәлдә? Татар теленә мөнәсәбәт ничек? Алабуга шәһәрендә эшләүче Әнисә Хәдиуллина минем сорауларга болай диде:

“Мин рус балаларына татар телен, сөйләм телен үстерү дәресләрен укытам. Без дәреслекләрне үзебез сайлап алабыз, дәреслекләр күп”, диде.

“Татар телен укытуга рус милләтеннән булган ата-аналар ничек карый?” дигән сорауга Әнисә ханым:

“Балалары яхшы укыганнар яхшы карый, начар укыганнар начар карый. Шунысын әйтергә кирәк, яратмыйлар инде алар безне”, дип җавап кайтарды.

“Милли компонентка карата үзгәрешләр дә, татар теленә карата тыюлар да юк. Безнең укыту планнары үзгәрмәде диярлек. Татар теле азрак кыскартылды. Ләкин бездә атнасына 7 сәгать татар теле укытылган экспериментал класслар да бар”, диде Әнисә Хәдиуллина.

Ә менә Чаллы шәһәренең Зяб кәсәбәсендә рус-татар мәктәбендә биология фәнен укытучы Әлфирә Галиуллина быел ул фәнне татар телендә укытачак. Татар теленә карата тискәре карарлар күренми, диде ул. Ул укыткан мәктәптә дә рус балаларына татар теле өйрәтелеп килә икән.

“Телне рус балалары ничек үзләштерә?” дигәнгә, Әлфирә ханым: "Аңлыйлар. Алар янында болар берни аңламый дип, юк-бар сөйләшеп тә булмый. Быел чыгарылыш бәйрәмендә бер рус милләтеннән булган укучы кызыбыз барыбызны да шаккатырып, чип-чиста татар телендә бәйрәм программасын да алып барды", диде Әлфирә Галиуллина.
XS
SM
MD
LG