Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Мәскәүнең ике сепаратист төбәкне тануына бер ел


Сухумда Русиянең абхаз бәйсезлеген тануына 1 ел тулу бәйрәме

Сухумда Русиянең абхаз бәйсезлеген тануына 1 ел тулу бәйрәме

1 ел элек Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез илләр дип таныган Русия ул төбәкләрдә халыкның тормышын яхшырту өчен зур акчалар бирә.

Нәкъ бер ел элек Русия Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт дип таныды. Әмма бу адымга башка беркем дә диярлек кушылмады. Хәзергә бу 2 төбәкнең киләчәге дә хокукый билгесезлектә кала.

Узган атнада Грузия Абхазия янында Төркиянең 2 корабын сәүдә тыюын бозуда гаепләп тоткарлады. Аларның берсе Абхазиягә ягулык китергән булган, икенчесе аннан Төркиягә металалом алып киткәндә тотылган.

Бу вакыйга былтыр Русия тарафыннан бәйсез дәүләт буларак танылган Абхазиянең бүген нинди хокукый буталчыклыкта яшәвен ачык күрсәтә.

Былтыр Грузия белән 5 көн буе сугышканнан соң бер атнадан Мәскәү сепаратист Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт дип танып бар дөньяны шаккатырды.

Абхазия белән Көньяк Осетиянең үзеннән кала беркем дә Русияне хупламады. Бераз соңрак аның бу адымына бары тик Никарагуа гына кушылды.

Хәзер исә бу 2 төбәк бик авыр хәлдә калды. Дөнья аларны дәүләт дип танымый. Юридик яктан Грузиянең бер өлеше саналсалар да, гамәлдә алар Тифлис хакимиятеннән инде ычкынган һәм шул ук вакытта Мәскәү карамагына көннән-көн ныграк авыша баралар.

Белгечләр фикеренчә, бу билгесезлек киләчәктә дә әле шактый дәвам итәчәк.

Кушма Штатларның Массачусет штатындагы Маунт Һольок көллиятендә халыкара мөнәсәбәтләр белгече Стефен Дҗонс
“Бу Кыпрыс кебек, Тайван кебек озак дәвам итә ала. Мин бу җирләр Грузиягә җиңел генә кире кайтыр дип уйламыйм. Грузиядән ныграк аерылган саен алар ныграк аерымлана барачак. Мин урта һәм хәтта ерак арада моңа бернинди чишелеш тә күрмим”, - ди.

Бу 2 төбәктә Грузиягә карата нык каршы булган хисләрне Мәскәүнең дәүләт контролендәге киңкүләм мәгълумат чаралары тагын да ныгыта бара.

Белгечләр аларның кире Тифлис карамагына кайту мөмкинлеге бик аз, ә бәлки бөтенләй юк тадыр ди.

Кушма Штатлар белән Европа Берлегенең кискен ризасызлыгы аркасында халыкара җәмәгатьчелекнең Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген танымау сәяәсәте дә якын арада гына үзгәрмәс кебек.

Аларның бәйсезлегенең киңкүләм танылуын Мәскәү дә бик теләми кебек. Чәршәмбе Русия президенты Дмитрий Медведев та аларның бәйсезлегенең киңкүләм танылуның Русия өчен бик мөһим нәрсә булмавын белдерде.

Белгечләр фикеренчә, бу билгесезлек озаграк дәвам иткән саен Мәскәүнең ул җирләрдә үз контролен урнаштыру мөмкинлекләре дә күбрәк булачак.

Колумбия университетының халыкара сәясәт белгече Линколн Митчелл “Билгесезлектәге Демократия: АКШның тышкы сәясәте һәм Грузиянең Гөлчәчәк инкыйлабы” исемле китап авторы.

“Туңдырылган нигаз яңадан җылытылды. Әмма чынбарлыкта вәзгыять инде үзгәрде. Сугыш бар нәрсәне үзгәртмәде, тик кайбер нәрсәләрне үзгәртте. Үзгәргән нәрсәләрнең берсе – бу җирләр чынбарлыкта бер ел элекке белән чагыштырганда инде Русиягә таба ныграк авышты. Берни дә эшләмәү Русиянең аларны йотуын җиңеләйтә генә”, - ди Митчелл.

Русия исә чыннан да анда үз көчен ныгыта бара. Мәскәү рәсми рәвештә бу 2 төбәктә барлыгы 7600-ләп хәрбие булуын белдерә. Бәйсез хәрби белгечләр исә чын сан 10 меңгә якын дип исәпли.

Мәскәү шулай ук Абхазиядә Грузиянең калган өлешенә якын гына Очамчире портында яңа хәрби базасын төзү ниятен дә игълан итте.

Абхазиядә Гудаута һәм Көньяк Осетиядә Ахалгори Русия хәрби базаларын төзү ниятләре дә бар.

Абхаз җитәкчесе Сергей Багапш Абхазия чикләрен, һава аланын һәм тимер юлларын саклауны Русия хәрбиләренә тапшырырга ризалашты.

12 августта Абхазия сәфәре барышында Русия премьер-министры Владимир Путин Абхазия иминлеген ныгытуга зур акчалар вәгъдә итте.

“Киләсе елда без Абхазиянең иминлеге мәсьәләләренә, ягъни хәрби база төзүгә һәм Абхазиянең дәүләт чикләрен ныгытуга бик зур акчалар бирәчәкбез. 15 миллиард сум чамасы”, - диде Путин.

Русия шулай ук икътисадый кризиска, үз халкының авыр хәлдә булуына карамастан, Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге халыкка пенсияләр түли, анда яшәүчеләргә Русия паспортлары тарата.

Күптән түгел генә Русиядәге бюджет хезмәткәрләренә эш хакларын арттыру булмаячагын игълан иткән Мәскәү Көньяк Осетиягә дә зур акчалар җибәрә.

Чәршәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев “Без Көньяк Осетиядә инфраструктураны үстерәчәкбез, анда моңарчы күрелмәгән яңа социаль корылмалар төзиячәкбез”, - дип белдерде.

Русиянең бәйсезлекне тануына 1 ел тулу бәйрәмендә Көньяк Осетия һәм Русия рәсмиләре Цхинвал янында, Мәскәү районы дип аталган яңа бистә ачу тантанасында катнашты. Мәскәү районы күптән түгел генә халкы куып җибәрелгән элекке гөрҗи авылы урынында төзелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG