Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Салават Юлаев” тар-мар ителде


Уфада Башкортстан президенты кубогына хоккей ярышлары бара. Вакытыннан алда җиңүче төркем билгеле булды. Ул Словакиянең “Скалице” төркеме. Башкортстанның “Салавт Юлаев” исемендәге хоккей төркемен Мәскәүдән килгән ике тренер әзерли.

Алар елына 5 миллион доллар акча ала. Шулай ук дистәдән артык хоккейчы кыйммәте хакларга ялланып, Башкортстан төркеме өчен алыша. Миллион долларлар түгелүгә карамастан, Башкортстан хоккейчылары үз президентларының кубогын яулый алмады.
XS
SM
MD
LG