Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки яшьләр проблемнар күтәрә


Корылтайда катнашкан Татарстан делегациясе
Корылтайда катнашкан Татарстан делегациясе

Халыкара төрки яшьләр оешмасының Кырымда узган 14 корылтаенда Татарстан, шул исәптән Чаллы вәкилләре дә катнашты. Әлеге корылтайда БМО, Европа шурасы һәм ОБСЕ депутатларына мөрәҗәгатьләр кабул ителде.

Шул мөрәҗәгатьләрнең берсендә украина, казакъ, Иделбуе һәм Урал яны төрки халыкларына карата 1921-1922 һәм 1932-1933 елларда Мәскәү режимы тарафыннан оештырылган дип саналган ачлык – голодоморны тануны сорый.
Корылтайда төрки яшьләр оешмасының элекке рәисе, хәзер инде шәрәфле рәис Тәлгать Әхмәдишин да катнаша һәм чыгыш ясый:

“Төрки хәрәкәт сүнеп бара, эшнең нәтиҗәсе аз, кабул ителгән документларның әһәмияте түбән, хәтта рәсми хатларга җаваплар да килми”, кебек сүзләрне халыкара төрки яшьләр берләшмәсендә дә, үзара сөйләшкәндә дә еш итешергә була. Мин мондый пессимистик карашлар белән элек тә килешмәдем, хәзер дә килешмим. Чөнки, без кабул иткән документларга җавап килсә дә, килмәсә дә – аларның әһәмияте зур.

Көнчыгыш Төркстанда булып узган вакыйгаларга карата протест йөзеннән бөтен төрек халкы, Төркия дәүләте күтәрелде, кырымтатарлары Киевта уйгырларны яклап пикет оештырдылар, Казан татарларының Милли Мәҗлесе Кытай дәүләтенә каршы протест белдерүе белән чыкты. Төрки халыкларның, бигрәк тә төрекләрнең, соңгы чорларда берене тапкыр буларак, зур сәяси активлык күрсәтүе, төркичелек идеологиясенең үсештә икәнен күрсәтә. Һәм, монда халык күтәрелешен әзерләүдә Халыкара төрки яшьләре берләшмәсенең дә өлеше зур булды дип саныйм.

Әле дә хәтеремдә, 2006 елда Стамбулда үткән Корылтайда уйгыр халкы вәкилләре, гомуми декларациягә аларның пробленары турында пункт кертелмәгәч, зур тавыш куптарганнар иде. Әлбәттә, уйгырларның шундый активлыгы да Уйгырстанда бара торган хәлләргә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын ныграк җәлеп итте.

Әмма, төрки халыкларның, бигрәк тә Төркиянең изелгән халыкларга карата игътибары бәла-казалы вакыйгалар куерып киткәндә генә түгел, даими рәвештә булып торсын иде.

Төрки халыкларның берләшүе без теләгәнчә тиз генә бармый әле. Без әле дә булса төрле дәүләтләрдә, төрле системалар астында яшәп көн күрәбез.

Глобализация белән куркытсалар да, изелгән халыклар өчен аның файдасы да юк түгел. Чөнки, ил чикләре бикле булган шартларда аз санлы халыкларны тагын да дискриминацияләүгә, милли оешма җитәкчеләрен, зыялыларны эзәрлекләүгә иркенрәк юл ачыла. Мисал өчен әйтик, Русиядә интернетны контрольгә алу, кеше хокукларын яклаучы халыкара оешмаларны яптыру, милли хәрәкәтчеләрне чит илгә чыгармау өчен юкка гына тырышмыйлар. Барысы да илдәге халыкларны бастырып тору, милләтләрне ассимиляцияләү өчен эшләнә.

Русия Урта Азиянең төрки дәүләтләрен дә һаман үз йогынтысы астында тотарга омтыла. Икенче яктан исә, бу дәүләтләргә Кытай үзенең экономик экспансиясен арттыра. Яңа барлыкка килгән төрки дәүләтләренең Русия һәм Кытай белән төрле сәяси, хәрби блокларга керүе дә аларның үзләренә файдадан күбрәк зыян китерә. Шуңа менә бер мисал: өч төрки дәүләт кергән Шанхай хезмәттәшлек оешмасында рәсми эш телләре булып урыс һәм кытай телләре санала. Урта Азиядәге төрки дәүләтләрнең Русия белән Кытайның сателлиты гына булулары шуннан гына да ачык күренә. Урта Азия төрки дәүләтләренең, Төрки һәм Азербайҗан белән яңа экономик һәм сәяси берлек оештырасы урында, үз мәнфәгатьләрен өстен куя торган илләр белән бу дәрәҗәдә бәйләнешкә керүе бернинди логик кысаларга сыймый, минемчә.

Безгә дөньяда булган һәр сәяси вакыйгага төркичелек күзлегеннән карарга өйрәнергә кирәк. Әйтик, Иранда, Иракта барган сәяси ситуациягә анализ ясаганда, анда яшәгән азербайҗаннарның, төрекмәннәрнең мәнфәгатьләрен беренче чиратта исәпкә алып, эш йөртү дөресрәк булыр. Яки менә икенче мисал, 2006 елның ноябрендә Украина югары радасы 1932-1933 елгы ачлыкны украин халкына карата геноцид дип таныды. Соңыннан шуны ук дөньяның тагын уннарча иле геноцид дип таныды. Әмма, шул ук елларда Казакъстанда да ачлык булды бит, алты миллионнан артык халык кырылды.

Тарихта шулай ук 1921-1922 елларда татарлар, башкортлар, чуашлар һ.б. халыклар яшәгән Идел буенда булып узган, тагын да коточкычрак нәтиҗәләргә китергән ачлык та билгеле. Тоталитар режимга бәя биргәндә, ачлыктан кырылгач украиннар белән бергә төрки халыкларны да онытырга ярамый. Тарихта булып узган фаҗигалар кабатланмасын дисәк, халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, тоталитар режимның безнең халыкларны юкка чыгу чигенә китергән эш-гамәлләренә тиешле бәя бирүләрен сорарга кирәк”, диде Тәлгать Әхмәдишин.

Аның сүзләренчә, корылтайда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр халыкара төрки яшьләр оешмасы рәисе Әкрәм Абдуллаев имзасы белән төрки дәүләт җитәкчеләренә дә җибәрелгән. Тәлгать Әхмәдишин Украинага барышлый һәм Кырымда вакытта эзәрлекләүгә дучар булган. Аның әйтүенчә, поездда барганда 2 кеше аңа кисәтү ясый. Ул бу кешеләрне махсус органнан дип фаразлый. Кырымда исә, Татарстан вәкилләре яшәгән бүлмәләрдән корылтайга кагылышлы документлар юкка чыга. Алар бу хакта кырым милициясенә хәбәр итәләр һәм югалган документлар хакында гариза язалар.
XS
SM
MD
LG