Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Бу көннәрдә Чуашстан казые Сәедзадә хәзрәт Гыймаев үзенең 75 еллыгы хөрмәтенә мәҗлес оештырды. Бәйрәм ашы казыйның туган йортында, Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында узды.

Татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә казый вазыйфасы яңарак кына гамәлгә кертелеп барыла. Ә Үзәк Диния нәзарәтенә караган Чуашстан мөфтиятендә әлеге вазыйфа кертелүгә инде унбиш ел була. Баштарак, бу казыйлыкны Совет чорында ук имамлык вазыйфасын үтәп килгән Шыгырдан муллалары Әләлетдин хәзрәт, аннары Миңнеалим хәзрәтләр башкарып килде. Алар бакыйлыкка күчкәч, казыйлыкка Сәедзадә хәзрәт Гыймаев сайланды.

Татар дөньясында илаһият терминнары совет чорында нык җуелды. Терминнар белән бергә көнкүрештән гасырлардан килгән кыйммәтләр дә юкка чыкты. Яңарыш җилләре исә башлагач ук, гореф-гадәт һәм йолаларны шәригатькә туры китереп торгызу башланды. Казыйлык вазыйфасы да, татар-мөселман җәмгыяте өчен шундый онытылган, яки оныттырылган вазыйфаларның берсе иде.

Казыйлык сүздә генә түгел

Күп урыннарда казыйлык вазыйфасын керттеләр дә, кәгазьләргә язып куйдылар. Ә бу вазыйфаны алып баруга әллә ни игътибар бирелмәде. Чуашстанда исә, бигрәк тә Сәетзадә хәзрәт тырышлыгы белән, бу вазыйфа гамәлдә торгызылды. Республикадагы барлык дини вакыйгалар нигездә Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов фатихасы белән оештырыла. Казый хөкеме кирәк булганда исә һәр төрле мәсьәләгә карата Сәедзадә хәзрәт карар чыгара. Мондый карарларны санап китүнең мәгънәсе юк. Чөнки алар бик озакка сузылыр иде.

Эш күрсәтсәң – танырлар

Казый Сәедзадә хәзрәтнең 75 еллык мәҗлесендә кунаклар бик күп иде. Чуашстан мөфтие, республика хөкүмәтеннән вәкилләр, милли хәрәкәт җитәкчеләре... Мәҗлестә шундый дәрәҗәле кунаклар катнашуы үзе үк, казыйның эшләп дан казанганын күрсәтә.

Чуашстан мөфтие, традицион исламда туган көннәрне Коръән мәҗлесләре белән билгеләп үтү шәригатькә муафыйк икәнлеген дә раслады, казый хәзрәттең эшчәнлеген дә сөйләп бирде, бүләкләр дә тапшырды. Чуашстан мәдәният министрлыгы вәкилләре исә, хөкүмәтнең Мактау кәгазен тапшырды. Җирле мөхтәсиб һәм имамнар шулай ук бүләкләр белән килгән иде.

Мәгърифәтче казый

Сәедзадә хәзрәт казый вазыйфасын гына башкарып калмыйча, туган авылында имам да булып тора. Һәм армый-талмый иман - мәгърифәт тарата. Авыл мәктәбе мөдиренең мәҗлескә котлап килүе – авыл имамының мәктәп белән хезмәттәшлеген раслый. Авыл мөтәвәллиләренең (бу күпчелеккә таныш булмаган сүз Чуашстанда гомер-бакый гамәлдә булды) имамга рәхмәт сүзләре әйтүе, авыл халкы белән дин-иман юлында эшләвенә дәлил. Чичкан авылында мәктәптә балаларга дин сабакларын бирүне, авылдагы юллар, күперләр төзүне дә, зиратларны тәртип тә тотуны да Сәедзадә хәзрәт башлап йөри.


“Мәхәлләдән гафу сорыйм”

Сәедзадә хәзрәт җавап чыгышы ясап, мәхәллә халкыннан гафу сорады. Һәм аңлатып та китте. Үзенең элек хәрби булуын, аннары республикадагы олы бер ширкәттә зур вазыйфа башкаруын сөйләп, мин кайвакыт кырыс булам, шуның өчен гафу сорыйм диде. Мәҗлестә катнашучылар, бигрәк тә имамнар, хәзрәтнең кырыслыгын гаделлек дип аңлаттылар. Ул шәригать кануннарына муафыйк рәвештә, карарларга катгый буйсынуны, имамнардан дини хезмәтне җитди алып баруны таләп итә. Мәхәлләдә дә, дини-әһлакый тәрбия дилбегәсен каты тота. Моңа ачуланучы юк, ә эш, белем-мәгърифәт үрнәге булган хәзрәткә хөрмәт кенә уята.

Быел Сәедзадә хәзрәт Гыймаев икенче мәртәбә хаҗи булырга җыена.

XS
SM
MD
LG