Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Самар Дуслык йортында һәрберсе меңәр данә белән өч җыентык дөнья күрде. Берсе – халыклар арасында түземлелек, толерантлык булдыруга багышланса, икенчесе милли басмалар турында. Ә менә өченчесе тулысынча Самар өлкәсендәге татарларга багышланган.

Бүгенге Русиядә миграция чиксез һәм контрольсез халыклар күченүе белән аерым игътибарга лаек. Читенлеге шунда ки, илнең үз кешеләренә дә эш юк, ә бу инде хәерчелекнең, юлбасарлыкның чишмә башы булып тора.

Самар өлкәсендә кеше хокукларын саклаучы Ирина Скупова, Самар хөкүмәте каршында җәмәгатьчелек белән элемтәдә торучы һәм информация сәясәте буенча баш киңәшче Надежда Осипова, Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары Светлана Жидкова һәм миграция хезмәте җитәкчесе Юрий Жирнячин, әзәри һәм татар җәмгыятьләре җитәкчеләренең миграциягә кагылган уй-фикерләре һәм тәкъдимнәре басылган.

Шунысы игътибарга лаек ки, бу иптәшләр барчасы да шул тема буенча Самар өлкә радиосы аша чыгыш ясаган булганнар. Әңгәмәдәш журналист Татьяна Маркушинаның үткен күзәтүчәнлеге һәм сизгер сораулары аркасында җыйнак кына китапчык җиңел укыла һәм үзенә бер акыллы чыганакка әверелгән.


Китапның буеннан буена түбәндәге фикер сузылган: кешене үпкәләтүе бик җиңел, ә менә дуслык мөнәсәбәтләрен саклап калу меңгә кыенрак. Журналист Татьяна Маркушинаның: “Иң читен мизгелләргә татар милли хәрәкәте җитәкчеләренә таяндым”, дип язуы да милләтебез өчен горурлык хисе уята.

Надежда Осипова: “Миграциягә позитив караш булырга тиеш, чөнки кешелек тарихы үзе үк миграция тарихи бит”, ди әзәриләр оешмасы җитәкчесе Юрий Кәримов бер миллион ватандашларының илне ташлап китүләрен Карабах сугышы һәм хәерчелек белән бәйли. 21 гасыр – ул глобализация чоры, егерме, илле елдан соң дәүләтләрдә чикләр тагын үзгәрәчәк, дигән фикерен дә өсти ул.
“Самар өлкәсендә этник басмалар” исемле җыентыкта 14 милли басма турында һәр мөхәррир үз сүзен әйткән.

15-нче басма булып Дуслык йортында чыга торган “Этнос һәм культура” журналы тора. Барлык милли басмаларның уртак тиражы 15 мең данә тәшкил итә, шулар арасында иң зурысы татарның “Бердәмлек” газеты - 4000 данә.


“Самар өлкәсе татарлары” исемле җыентык 12 бүлектән тора. Биредә кыскача гына ерак тарихка күз салынган һәм күренекле шәхесләрне дә санап чыгарга онытмаганнар, милли оешмаларны барлап чыкканнар һәм анда хезмәт итүчеләргә тукталганнар. Һәр бүлек үзенчә игътибарга лаек булса да, 12-нчесе үзенчәлекле.

Биредә Самар өлкәсендәге татар мәдәнияте үсешенә уңай йогынты ясаган башка милләт кешеләре дә искә алына. Шунда Татарстанда яшәп тә, Самар җирлегенә уңай мәдәни йогынты ясаучылар исемлегендә Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, академик Индус Таһиров, Татарстан “Яңа гасыр” телекомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминев, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров та бар.

“Татары Самарской области.Паспорт этнической группы” исемле җыентык киләчәктә зур, чын китап булып чыгар әле дигән өмет тудыра”, ди Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты, Самар өлкәсенең беренче мәшһүр татары Илгиз Кәлүч.

XS
SM
MD
LG