Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Медведев һәм Лукашенко очраша


Сочида Русия һәм Беларус президентлары Дмитрий Медведев һәм Александр Лукашенконың гайре рәсми очрашуы булды. Мәскәү кирмәне хәбәр итүенчә, ил башлыклары сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, бердәм икътисади тирәлек һәм таможня берлеге кысаларында эшләү турында сөйләшкән.

Очрашуга кадәр Беларус президенты Медведев белән “барлык катлаулы мәсьәләләр турында сөйләшергә әзер булганын белдергән иде.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр катлаулы чор кичерә. Июнь аенда Мәскәү Беларустан сөт ризыкларын кертүне тыйганнан соң Лукашенко бердәм иминлек килешүе оешмасы саммитына килүдән баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG