Accessibility links

Төркиядә чиркәүдән мәчет ясыйлар


Төркия хакимиятләре Истанбулга якын Силиври каласы янындагы XIX гасыргы Изге Димитрий чиркәвеннән мәчет ясау карарын кабул итте. Төркиядә чыгучы “Миллият” басмасы биредә инде манара төзелеше башланган, дип хәбәр итте.

Истанбулның сәнгать академиясе профессоры һәм архитектор Октай Экинҗи бу гамәлне кискен тәнкыйтьләп чыкты, аны “фәнни һәм әһлак ягыннан ялгыш” дип атады.

Чиркәүне 1831 елда православ греклар салган. Соңырак аларның нәселләре Силиври якларыннан куылган, алар урынына мөселманнар килеп урнашкан.

Элек тә бу чиркәүдә агач манара куелып намазлар кылынган булган. Моны истә тотып хакимиятләр гаыйбәдәтханәне тулысынча төзекләндереп мәчет ясау карарын кабул иткән.

Архитекторлар, сәнгать белгечләре һәм православлар моңа ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG