Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

19 ел элек мөстәкыйльлек турында декларация кабул иткән Татарстан бүген катлаулы хәлдә. Мөстәкыйльлек турында хыяллар тормышка аштымы? Бу сорау торган саен четереклерәк, катлаулырак яңгырый.

Римзил Вәли. 30 августта Татарстанда Республика көне бәйрәм ителә. Соңгы елларда бу бәйрәмнең әһәмияте һәм тантаналы рухы бераз кимесә дә, 1990 елның 30 августында Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү республиканың үсешенә зур тәэсир ясады.

Соңгы елларда бу бәйрәмне Казан көне, шәһәр көне дигән чаралар белән бергә үткәрәләр. Йөз меңнәрчә кеше урамнарга чыга, урамнар бизәлә, тантаналар, ял итүләр, күңел ачулар оештырыла. Ә шушы бәйрәмнең мәгънәсе - Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү һәм суверенитет, мөстәкыйльлек дигән сүзнең гомум сәяси әйләнешкә кереп китүе, халыкның аңына керә башлавы булып тора.

Кереп җиткәнме ул? Тормышка ашканмы? Нәрсәләр ашкан, нәрсәләр ашмаган – шул турыда, әлбәттә, бәйрәм алдыннан уйлап карарга туры килә.

Менә шул турыда милли хәрәкәт ветераннары: Бөтентатар иҗтимагый үзәген төзүчеләренең берсе Марс Шамсетдинов, Чаллыдагы милли хәрәкәт әгъзасы Рифкать Кормашев һәм БДБ илләре аерылмаганда Үзбәкстанда яшәгән, суверенитет елларында Казанга күчеп кайткан Айрат Хатмулла белән сөйләшәбез.

Марс әфәнде, Татарстан мөстәкыйльлеге, суверенитет игълан ителүенең әһәмияте һәм нәтиҗәләре нинди?

Марс Шәмсетдинов. Иван Грозный вакытыннан бирле татарларның йөрәгендә кайчан мөстәкыйльлек кире кайтыр дигән сорау гел тора. Шуңа күрә бу бәйрәм Казан шәһәренеке генә дип әйтү дөрес булмас. Һәрбер татарның йөрәгендә мөстәкыйльлек теләге бар. Бүген Русиянең сәясәтендә моны туктату йчен чаралар күрелсә дә, халык мөстәкыйльлек турында кычкырып йөрмәсә дә, һәрвакыт эчтән шул хакта уйлап йөри.

Римзил Вәли. Хәзерге яшьләр мөстәкыйльлек игълан ителгәннән соң туган буын. Кайсы армиягә бара, кайсы укырга кергән, кияүгә чыкканнары, өйләнгәннәре дә бар. Алар суверенитетның нәрсә икәнен аңлый микән соң? Нинди декларация кабул ителде соң? Хәзерге җәмгыятькә шушы төшенчәне ничек аңлатыйк?

Айрат Хатмулла. Халык өчен бу зур бәйрәм булса да, хәзер замана башка. 20 ел вакыт узды. Димәк, ул чорда бала - чагаларга җиде-ун яшь булса, бүген аларга егерме җиде – утыз яшь. Аңлы кешеләр. Әлбәттә, бу балалар аңлап үскәннәр.
Айрат Хатмулла


Үзбәкстан турыда әйтмәкче булам. Безнең балаларга сез рус колонизаторлары, баскынчылары дип әйтелгән сүзләр әле дә истә. Шул вакытта Үзбәкстәнга азатлык алып килгән кешеләрнең баскынчы дигән сүзләре безнең йөрәкләрне рәнҗетүе ята. Һәм шул ук вакытта басым да башланды.

14-15 яшьтәге балага нәрсә кирәк? Әгәр дә аңа әтисе менә безнең тормышыбызны, ирегебезне бастылар, ул кешеләр безгә кирәкми дип әйтә икән, әлбәттә, ул балаларда нәфрәт хисе уяна. Хәзер алар аңлыйлар, ләкин соң инде. Вакыт узып китте.

Урыс телендә укыткан мәктәпләр хәзер саф үзбәк теленә күчте. Күп кенә кешеләр эшсез калды. Күбесе үзенең туган ягына - Русиягә китәргә мәҗбүр булды. Басым башлангач, без дә туган якларыбызга әйләнеп кайттык.

Әмма бу якта мөстәкыйльлек дигән нәрсә сүлпәнләнеп килә. Соңгы елларда татар халкының мөстәкыйльлеге сизелми. Татар телендә чыга торган газеталарыбыз юкка чыга башлады. Казанда сөйли радиолардан мин берсен генә татар телендә эшли дип әйтә алам. Ул да булса, Татарстан дәүләт радиосы. Аның да дүрт сәгатенең яртысы урыс телендә сөйли. Ә калган FM дулкыннарында эшләүче радиоларны әйтәсе дә юк. Алар җыр-моң белән генә чикләнгән.

Римзил Вәли. Тел мәсьәләсен әйткәндә, мәсәлән, “Яңа гасыр” радиосының хәбәрләре татар телендә дип санала. Ләкин төп мәсьәлә бүген – Татарстан мөстәкыйльлегенең әһәмияте. Татарстанның мөстәкыйльлеге игълан итү алдыннан Русия үзенең суверенлыгын игълан итте, СССРдан чыга башлады. Шулай булгач, Үзбәкстан мөстәкыйль булды.

Димәк, кешегә ватан, туган җир, хокукый яктан яклый торган система һәм күпләп яши торган кардәшләр кирәк. Татарстанның башкарак дәрәҗәгә күтәрелүе 1990 елның 30 августыннан башланды. Хәтерлисезме, Ирек мәйданында митинглар шаулаганда апалар килеп, бездә университет бар бит, яки универсам дигәне Гоголь урамында дип күрсәтә иделәр? Ә хәзер сорасак, нәрсә дип әйтерләр микән?

Рифкать Кормашев. Суверенитет көннәренә дә, хәтер көннәренә дә без иллешәр автобус белән килә идек. Ирек мәйданы тулы иде. Анда күтәренкелек бар иде. Заманалар үзгәрә шул. Чаллыда 1988 елны беренче утырышлар, беренче координация шурасы төзүләр булды.

Анда милләтпәрварлар, җаннарын милләткә багышлаган кешеләр керде. Күп кеше суверенитетны файдаланып, үзләренең корсакларын тутырды, әлбәттә. Бу аларның намусында калсын. Ләкин милли хәрәкәт яши. Без, ветераннар, авыр булса да, корылтайларыбызны уздырабыз. Ләкин милли хәрәкәтнең алдында торган иптәшләребезнең күбесе юк. Әлбәттә, суверенитет татар халкына бик зур, уңайлы эш эшләде.

Римзил Вәли. Мөстәкыйльлек игълан ителгән һәм ныгыган вакытта Чаллы иҗтимагый үзәге, аның җитәкчеләре, халкы нәрсәләр эшләде?

Рифкать Кормашев
Рифкать Кормашев. Зур вакыйгалардан Чечняга матди ярдәм оештыруны әйтер идем. Ничә мәртәбәләр азык-төлек тапшырылды. Халыкка үз кулларыбыз белән тараттык. Чаллы иҗтимагый үзәге инциатива күрсәткәнгә бу эшне безнең хөкүмәтебез дә хуплады. Күпме генә мәчет ачылмасын, һәрбер чарада иҗтимагый үзәк катнашты һәм матди ярдәм күрсәтте. Иң авыр вакытларда да, Русиядә мәшәкатьле чорларда да Татарстаныбыз үз халкына шактый эш күрсәтә алды.

Мәсәлән, Нократ аркылы күпер ясау. Суверенитетның бер зур файдасы булды – налогны уртак бүлү. Теге вакытта иллегә илле иде. Соңрак нефть табучы республика буларак, безгә файдасы булды. Хәзер сиксәнгә егерме: сиксәне Мәскәүгә булса, калганы безгә. Үзеңне хуҗа дип хис итү – зур биеклек, уңыш. Без моны соңгы арада югалттык.

Айрат Хатмулла. Мөстәкыйльлек алган көннәрдән Үзбәкстанның радио һәм телевидениене үзенең дәүләт мәгълүмат чарасы итеп калдырырга хокукы булды. Мәктәпләрдә үзбәк телен керттеләр. Әмма Татарстанда мондый хәл ни өчендер була алмады. Мәскәүдән куркып, радио һәм телевидениене Мәскәү кул астына тапшыруы Татарстан халкы өчен үзе фаҗига булды. Мөстәкыйльлек яулап алынган уңышларның юкка чыгуы да татар өчен зур фаҗига. Хәзерге көндә мөстәкыйльлекнең “М” хәрефен дә калдырмадык.

Римзил Вәли.
Мөстәкыйльлек декларациясен кабул иткәндә без нинди параметрлар салынганлыгын хәтерлибез. Марс әфәнде, сез бит иҗтимагый үзәкнең уставына һәм декларация текстларына кергән тезисларын языштыгыз һәм аларны гамәлгә кертүгә дә катнаштыгыз. Шулай итеп, бу мөстәкыйльлек нинди юнәлештә, нинди конкрет адымнар өчен игълан ителгән?

Марс Шәмсетдинов. Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда кабул ителгән программа тулысынча үтәлде дияргә була. Без Мәскәү белән Казан арасында тигез хокуклы шартнамә төзи алдык. Шартнамә нигезендә табигый байлыкларны, салымнарны һәм мәгариф системасын милләт мәнфәгатьләрендә куллана алдык.

Кызганычка каршы, хәзер барысы да элекке хәленә кайта, хәтта элеккедән дә начарырак шартларга калып барабыз. СССР шартларында без союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрелергә омтылсак, хәзерге Русия кысаларында алга таба бару бик авыр. Хәзер без Русия шартларында алдынгы республика булып хәрәкәт итәбез. Ләкин кайвакыт бу кирәк булганча килеп чыкмый.

Шул ук мәгариф системасын, 309-нчы федераль канунны алсак, тарихны, телне өйрәнү чикләнә. Латин әлифбасына күчү, телне куллану тыелгач, Русиядәге халыкларның күп төрлелеге саклану шик астына куела.

Римзил Вәли. Монда ике төрле караш бар. Айрат әфәнде Үзбәкстан мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге шартларындагы үсеш формуласын әйтте. Һәм Русия эчендәге, аңа нык итеп 3-4 гасыр элек үк бәйләнеп куелган Татарстан турында әйтте. Әлбәттә бу төрле статуслар. Татарстан иҗтимагый үзәк башлаганда союздаш республика статусына үрелгән иде. Союздаш республикалар бәйсез булып калды. Димәк, суверенитет дигән сүз шундый резинкалырак, төрле мәгънәдә сузынкылырак.

Хәзер нишләргә соң? Әле әйткән чынбарлык бар. Хәзерге вакытта мөстәкыйльлек декларациясе элекке СССР җирендә демократияне, халыкларның хокукларын яклый торган система булдыру максатыннан башланган булса, хәзер Татарстанның абруе артты. Татарстанда халыкара чаралар үтеп торалар, үрнәк алырга киләләр. Татарстанны күбрәк хөрмәт итә башладылар. Хәзер бәйрәмдә нәрсә бәйрәм итәбез? Хәзер ничек хәрәкәт итәргә?
Марс Шәмсетдинов


Рифкать Кормашев. Хәзер бик фаҗигале вакыт. Ирешкән уңышларыбызны югалту бик авыр. Безнең кебек ветераннарга аеруча бик сизелә. Яшь буын да моны аңлады. Беренче елларда бик күп татар мәктәпләре ачылды. Иң аянычы – Русиядә 309-нчы канунны кертү булды. Ул бит халыкның телен югалту дигән сүз.

ЕГЭны белем стандартының нигезе дип әйтәләр. Ләкин аерым әйткәндә, аның күп җитешсезлекләре бар. Күз алдына китерергә була, бала бөтен фәннәрне татарча өйрәнә. Ә ЕГЭ рус телендә генә бирелә. Бала нишләргә тиеш? Аны уйлаучы да юк.

Римзил Вәли. Сез ничек бәйрәм итергә һәм бәйрәмнән соң нинди конкрет гамәлләр эшләргә җыенасыз?

Айрат Хатмулла. Хәзерге чорда “без” дип сөйләшү бик авыр хәл. Бигрәк тә иҗтимагый үзәгенә “без” дип сөйләшү бик кысынкылыкка әйләнде. Хәзер без дәүләт күләмендә бер нәрсә дә эшли алмый торган бер оешмага әверелдек. Бәйрәм килә дә китә, аны бүген бер кем дә аңламый.

Римзил Вәли. Ә халыкның нәрсә кичергәнен, нәрсә теләгәнен, нәрсәгә риза булганын, дөнья, Русия, күршеләр ничек белсен соң?

Айрат Хатмулла. Әлбәттә, аны белдерү өчен безнең мөмкинчелек юк. “Азатлык” газетасын тыйдылар, “Чаллы яшьләрен” тыйдылар.

Римзил Вәли. “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”...

Айрат Хатмулла. Чыннан да, “Безнең гәҗит”, берәү бар икән. “Шәһри Казанны” кысалар хәзер. Радио, телевидение, газет-журналлар булмыйча, мөстәкыйльлегебезгә юл юк.

Марс Шәмсетдинов. “Ассамблея народов Поволжья и Урала” белән элемтәгә керергә исәп бар. Бәлки утырышып, уйларбыз, ничек халыкларны берләштерергә. Бөтенебезнең бүген бер проблема бар - Мәскәү безгә аерым күңелне ачып, үзебезгә милләтче булып торырга ирек бирми.

Рифкать Кормашев. Минем теләгем – бәйрәмне бәйрәм итеп уздыру. Ләкин шуның белән горурлана да белү кирәк. Бәйрәм суверенитет игълан иткән дигән көн булырга тиеш. Шәһәр көне дә түгел, республика көне дә түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG