Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүд-татар дуслыгы турында китап чыкты


Бүген Азатлык радиосының Мәскәүдәге студиясендә мөселман журналистлары лигасы президенты Радик Әмиров “Лехаим, татары!” исемле китапны тәкъдим итте.

Китап татар һәм яһүд халыкларының дуслыгына багышланган. Яһүдләр белән мөселманнар арасында гасырларча көрәш барганда китап авторлары татарлар һәм яһүдләрнең тарихи уртаклыгы, көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләрнең охшаш булуы, уртак милли ризыклары турында яза.

Китапны авторлар төркеме – мөхаррирләр Юлия Насретдинова, Бибисара Яһүдина, журналистлар Татьяна Зәйнашева, Айгөл Зәйдинова, Екатерина Денисова, tatarlar.ru сәхифәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов әзерләгән.

Проект җитәкчесе - Радик Әмиров.
XS
SM
MD
LG