Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Татар дискотекасы вакытында көймәдән суга төшеп үлгән Гөлназ Бакированы 5 көн узганнан соң гына Казаннан ерак булмаган Маркиз утравында таптылар. Чәршәмбе ул Арчада җирләнде.

Соңгы вакытта Казанда кичләрен көймәләргә утырып Идел буенча йөрүләр популярлашты. Теплоходтларда ширкәт бәйрәмнәре, туйлар, туган көннәр ешрак үткәрелә башлады. Әмма татар яшьләрен иң кызыктырганы көймәдә узучы татар дискотекалары. Соңгы атнада бу дискотекаларга игътибар тагын да артты. Кызганыч, тискәре якка. Чөнки узган атнада мондый чараларның берсенә күңел ачырга дип килгән яшь кыз көймәдән суга төшеп үлә.

Вакыйга булган төндә үк мәгълүмат чаралары аны төрлечә яктырта башлады. Мәсәлән, “Вечерняя Казань” басмасы әлеге кичтә “Моска - 68” теплоходында бер ширкәт хезмәткәрләре күңел ачкан дип яза. Янәсе, биредә күңел ачу программасы, җырлы-биюле күренешләр дә булган.

Батып үлүче кызның исеме дә төрлечә әйтелде. Кайсыбер басма, Гүзәл, икенчеләре Гөлнара, өченчеләре Гөлназ, ди.

Чынлыкта исә, 20 августта әлеге вакыйга булган көймәдә гап-гади яшьләр яратып йөри торган татар дискотекасы булган. Батып үлүче кыз – 28 яшьлек Гөлназ Бакирова. Тумышы белән Арча районыннан.

Дискотеканың оештыручысы, моңа кадәр “Яңа гасыр” радиосында эшләп киткән Әлфия Хәбибуллина. Билгеле мондый хәлләрдән соң, ул мәгълүмат чаралары белән сөйләшергә теләми. Кызыксындырган сорауларны прокуратура тикшерүчеләренә юлларга киңәш итә. Алай да Әлфия Хәбибуллина “Азатлык”ка бу кичтә көймәдә ни булганын сөйләде.

“Бу көнне гадәттәгечә яшьләр яхшы гына күңел ачты, биеде, җырлады. Бернинди тәртип бозу, сугышу булмады. Ул вакытта бер егет, әллә шаярып кына, әллә билгеле бер ният беләнме, бер кызны кулына алды да әйләнә башлады. Әмма аягында басып кала алмыйча, алар суга егылды. Суга төшкәндә кыз көймәнең кырыена бәрелде. Шуңа күрә йөзеп чыга алмады”, ди Хәбибуллина.

Әлеге фаҗига ярдан 800 метр ераклыкта булган. Биредә елга тирәнлеге 10-12 метр. Батучыны шул ук кичтә эзли башласалар да, 5 көн узганнан соң гына Казаннан ерак булмаган Маркиз утравында таптылар.

Милиция хезмәткәрләре сүзләренчә, мондый хәлләрне булдырмас өчен, көймәләрдә тәртип саклаучылар булырга тиеш. Әлегә алар юк. Көймәдә бары тик өч кеше - капитан, маторчы һәм матрос кына эшли. Тәртип бозу очраклары булганда исә, ярдан милиция көймәсен чакыртырга туры килә. Бу исә, озак вакыт таләп итә.

Дискотеканы оештыручы әлеге чараларның тыныч кына узуын әйтсә дә, биредә даими катнашучы яшьләр сүзләренчә, биюләр һәрвакыт тыныч кына үтми. Чөнки көймәгә керүчеләр бернинди тикшерү аша үтми һәм үзе белән ни тели шуны алып керә ала. Гадәттә, бу спиртлы эчемлекләр була.

Казан елга пассажир агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин исә, көймәгә кергәнче, пассажирлар билгеле бер кагыйдәләр белән таныша һәм бу мәгълүматны алдык дип кул куя, ди. Мондый инструктаж үткәрелмәгән очракта, бу мәгълүматны теплоходның үзендә дә белергә була.

Гөлназ Бакирова исә, чәршәмбе Арча районында җирләнде. Бакирова белән суга төшеп киткән егеттән сорау алынды, әмма ул кулга алынмаган. Бу очрак буенча җинаять эше дә кузгатылмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG