Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөзләгән кыргыз баласы мәктәпкә бара алмый


Кыргызстанда мәктәп яшендәге 700ләп бала белем ала алмый, диде Кыргызстан мәгариф министрлыгы вәкиле Голшаһ Габделдаева.

Министрлык елына ике тапкыр – май һәм август айларында тикшерү уздырып мәктәпкә йөрмәгән балаларны исәпкә ала. Шушы көннәрдә игълан ителгән мәгълүматларга караганда, быел икътисади-социаль проблемалар аркасында мохтаҗ гаиләләрдән булган 722 бала 1 сентябрьдә мәктәпкә бармаячак.

Кыргызстандагы балалар хокукларын күзәтүче оешма исә, мәктәпкә йөрмәгән балаларның саны 40 меңгә җитә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG