Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20
Телевизор экранында сәләмә генә киенгән, 80 яшьләр тирәсендәге осетин карчыгы. Цхинвалда яшәүче бу әби былтыргы Грузия-Русия сугышын үз күзләре белән күргән. Ул грузин хәрбиләренең үз өенә ничек килеп керүе турында сөйли.

«Алар американ хәрби киемендә иде. Кулларында американ кораллары», - ди ул. «Җитәкчеләре аларга фәрманнарны инглиз телендә бирде», - дип тә өсти.

Телевидение камерасы аннан читкә борылмый, журналист аны сораулар белән бүлдерми. Үз сыерыннан башканы белмәгән бу карчык американ хәрби киемнәрен, американ коралларын каян таный да, фәрманнарның инглиз телендә булуын ничек аңлый – журналист ул турыда сорамый.

Журналист моны үзе дә белә, шуңа күрә сорамый да. Чөнки Русия телевидениесе өчен төшерелүче бу ялганны ул үзе һәм аның төркеме әзерләгән.

Нәрсә әйтергә икәнен бу карчыкка алар үзләре аңлаткан һәм карчык ни кушсалар шуны сөйли дә. Журналист үз йөзен яшереп тормый. Дәүләт телевидениесе яхшы түли. Русия киңкүләм мәгълумат чаралары “5 минут оят һәм калган гомерең рәхәттә үтәр” дигән кагыйдә нигезендә эшли.

Владимир Гусинскийның НТВсы бәйсез һәм намуслы тикшерүчән журналистика үрнәге булган, Русиядә матбугат иреге сизелгән чорлар күптән артта калды инде.

Бүген НТВ сары матбугатның телевидение варианты буларак эшләп килә. Элекке НТВ журналистлары халык арасына тычканнар кебек таралышып югалды. Кайберләре журналистикадан бөтенләй китте, кайберләре сәясәттән читләште, кайберләре алдашу юлына басты.

Русия президенты Дмитрий Медведев сайлау канунын үзгәртеп моннан ары яңа президентның 4 елга түгел, ә 6 елга сайлануын (билгеләп куелуын?) игълан иткәннән соң һәрнәрсә болай да ачык аңлашыла башлады.

Медведев 2012 елга кадәр президент кәнәфиендә утыра. Аннан соң 12 елга яңадан Путин килә. Бу 2024 елга кадәр шул ук хөкүмәт, шул ук кысалар, шул ук кыйммәтләр калачак, бернинди үзгәреш булмаячак дигән сүз.

Шуны да өстәргә кирәк, Русиядә бернинди диярлек оппозицион киңкүләм мәгълумат чаралары юк. Аларның берәрсенә эшли башласаң, үтереп куюлары да бар.

Ностальгия

Ә Русия киңкүләм мәгълумат чараларында чынбарлык шундыйрак. Кичә генә сәясәт турында ачыкча сөйләгән кайбер журналистлар бүген дә шул ук телевидение каналларында эшли. Әмма ул каналлар инде бүген бары тик пропаганда максатында гына эшли һәм ул журналистларга эш хаклары аена 2 мәртәбә түләнә.

Юк, алар журналистик сәләтләрен югалтмаган да, тикшерүчән журналистика һәр атна саен күренә.

Мисал өчен, берәр кечкенә шәһәрдә берәр вак кәсеп белән шөгыльләнүчене ничек итеп рәнҗеткәннәрен күрсәтәләр. Телевидение аның ничек һәм нигә рәнҗетелүе турында бәйнә-бәйнә сөйли.

Аннан соң әлбәттә инде бары тик Гадел Русия фиркасе әгъзасы гына булган өлкә башлыгын күрсәтәләр. Ул безгә бу рәнҗетү өчен җаваплы кешеләрнең инде эшләреннән куылганлыгын, коррупция мәсьәләсен өлкә хөкүмәте утырышында шәхсән үзе күтәреп чыгачагын һәм канунны үзгәртергә кирәклеген әйтә.

Мондый тикшерүчән журналистика һәрчак бары бер генә сценарийга нигезләнә: кара йөзләр - төптәге түрәләр. Уртадагы җитәкчеләр яхшы. Әмма бар өмет Путинга гына. Һәм Путин булганда безне яхшы киләчәк көтә.

Бернинди йомгаклау, “Без нигә һаман шулай яшибез?” дигән сорау күтәрү юк. Бу проблемаларга югары җитәкчелекнең бернинди катнашы юк диярсең. “Владимир Путин фәлән җирдә булды”, Дмитрий Медведев фәлән-фәлән дип ныклап ышандырды” дигән сүзләр генә.

Дискуссия булган тапшырулар телевидение экраннарыннан бөтенләй юкка чыкты. Савик Шустерның ТРК Украина каналындагы тапшырулары Русиядә ниндидер романтика, әкият буларак кабул ителә. “Әйе, Киевта хәлләр башкачарак”, - дип куялар.

Пессимизм журналистларны тулысынча һәм бөтенләйгә биләп алган.

Әйткән сүз – аткан ук

Мәскәү кирмәненең төп карары шундый: Русия мәгълумат сугышына керде. Моннан ары телевидениедәге ялган ялган түгел, ә дошманга каршы атылган ук.

Грузия мисалында бераз гына үзгәрешләр белән көне-төне ялган агыздылар. Ялган ни кадәр ахмаграк булса – шул кадәр яхшырак.

Краснодар төбәгендә дуңгыз кизүе табылу белән телевидение экранына бер “белгеч” чыгып кеше ышанмаслык нәрсә сөйләде.

Аның әйтүенчә, дуңгыз кизүе Грузиядән килгән дигән “мәгълуматлар бар", анда "дуңгызлар белән төрле сынаулар үткәрүче яшерен биологик лаборотория бар" икән. Кайбер чучкалар качкан да, авыруны кабан дуңгызларына йоктырган, кабаннары исә чик аша үтеп Русия Федерациясенә кергән, һәм менә сиңа дуңгыз кизүе!

Алар Грузия белән сугышның беренче минутларыннан ук алдый башлады. Русиянең Ураган ракеталарын күрсәтеп, бу Грузиянең Град ракеталары диделәр. Корбаннар саны турында да бертуктаусыз алдадылар: башта 2000, аннан 160, аннан 59, аннан 71.

Грузия Цхинвалның су тәэминатын агуларга җыена дигәннәре дә ялган иде. Чөнки Цхинвалны су белән тәэмин итүче бердәнбер кечкенә генә елга Грузиянең үзенә таба ага.

“8/8/8” фильмы былтыр тарихның шул көнендә башланган сугышның 1 еллыгына багышланган. Осетин карчыгы нәкъ шул фильмда «гөрҗи-американнарның” ничек итеп үз өенә бәреп керүе турында сөйли.

Бернинди мөнәсәбәтләр, бернинди сораулар

Матбугатта иң мөһим стратегия – бернинди дә сораулар бирмәү.

Медведев Германия канцлеры Ангела Меркел янында булганда Русиянең Украина президенты Виктор Ющенко белән эш итмәячәген белдерә. Һәм бу белдерүнең нәрсә аңлатуын сорарга берәүнең дә хакы юк.

Дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүме? Теге яки бу килешүне гамәлдән чыгарумы? Чикләрне ябу һәм Украинага очышларны туктатумы? Грузиягә карата да шундый ук белдерүләр булган иде. Ул чакта очышлар туктатылды.

Төп сорау – сугыш булачакмы?

Бу шаярту түгел. Ни дисәң дә, президент “бернинди мөнәсәбәтләр” диде бит.

Һәм иң мөһим сорау: әгәр дә Ющенко яңадан президент итеп сайланса, бу 5, яки 10, яки 15 елга бернинди мөнәсәбәтләр булмаячагын аңлатамы?

Әмма бу сорауларга җаваплар юк. Югары җитәкчелек сугыш һәм тынычлык турындагы, Русиянең иң якын күршесе белән сугышка башлангыч булырга мөмкин белдерүләре турындагы иң мөһим сорауларга аңлатмалар биргән бернинди тапшыру да юк.

Русия журналистлары болай дип шаярта: "Мин Русия телевидениесенең беренче каналын караганда, экраннан Эрнст миңа чүпкә карагандай карый кебек хис туа”.

Константин Эрнст дигәне бу каналның баш мөдире.

Матвей Һанапольский,
Эхо Москвы радиосы журналисты


Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG