Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа галимнәре төрле тоткында


Уфада бер ай чамасы элек кулга алынып, яңадан иреккә чыгарылган галимнәр һәм журналистлар бүген дә төрлечә чикләүләр астында кала.



Тикшерү бүлекләреннән чыгарылган 5 кешенең икесе - тарихчы галим Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орлов узган атнада тагын да чикләүләргә дучар ителгән иде. Аларны Уфаның Орджоникидзе районы карары белән йорт сагы астына алдылар.
Бүгенге көндә Сергей Орлов шушы өй сагы астында кала. Ә Илдар Габдрафыйков, кинәт кенә сәламәтлеге начараю сәбәпле, башкаладагы дәваханәләрнең берсенә салынган.

Исегезгә төшерәбез, август ае башында Уфада 5 кеше, “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнелеп, кулга алынды һәм тикшерү бүлекләренә ябылды. Әмма берничә көннән, Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән, аларны иреккә чыгарырга мәҗбүр булдылар.

Биш кешенең калган өчесе Югары мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылганнан соң, аларның эше Орджоникидзе районы мәхкәмәсе тарафыннан яңадан каралмаганлыгы мәгълүм. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә “Уфагуб” сәхифәсенә матди ярдәм күрсәтүдә шикләнелгән эшкуар Николай Швецовның улы Руслан әйтте. Үзе дә хокук белгече булган Руслан әйтүенчә, хәзер иреккә чыгарылган галимнәрне һәм аның әтисен кире тикшерү бүлегенә ябу өчен бернинди дә нигез юк. “Шуңа күрә Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне кире караудан баш тарткан булса кирәк”, - диде ул.

Әле “Уфагуб” сәхифәсенең төп өлеше ачылмый. Аның игезәге булган бер өлешендә дә язмалар элеккедән шактый азрак бирелә. Исегезгә төшерәбез, соңгы ике-өч елда бу бәйсез интернет сәхифәсе Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен каты тәнкыйтькә тота килде.
XS
SM
MD
LG