Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда атом фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар


Бүген Воронежда атом фаҗигаләре корбаннарын искә алу чарасы узды. Шәһәрдә нурланыштан зыян күрүчеләргә һәйкәл бар. Аның янында 60 ел элек Советлар Берлегендә атом коралын сынауда катнашкан ветераннар һәм инвалидлар җыелды.

Өлкәдә атом сынавында катнашкан һәм аларның балалары, барлыгы 1500ләп кеше яши.

Ветераннар губернатор Алексей Гордеевка медицина хезмәтен яхшыртуны сорап мөрәҗәгать итте. Алар хакимиятләрнең нурланыш алганнар өчен махсус сәламәтләндерү үзәге төзүне, дарулар белән ярдәм итүне сораган.
XS
SM
MD
LG