Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ислам каналын булдырырга тели


Русия президенты Дмитрий Медведев ислам дәресләре бирәчәк һәм ислам дине нигезләренә өйрәтәчәк телевидение каналы кирәклеге турында белдерде.

“Бездә телевидение бар икән, ул заманча һәм белем бирә торган булсын”, диде президент Сочида Төньяк Кавказның мөселман оешмалары вәкилләре белән очрашуда.

Медведев сүзләренә караганда, тапшыруларны әзерлекле имамнар һәм тәҗрибәле дин белгечләре алып барырга тиеш.

“Мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мондый канал кызыксыну уятыр, дип уйлыйм”, дип өстәде президент.

Медведев Төньяк Кавказда яшьләр белән эшне арттырырга, аларның сугышчылар янына китүен туктатырга чакырды. Чечня президенты Рамзан Кадыров хаталарны төзәтергә кирәк, диде.

Чечня президенты Кадыров, Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров һәм Русия президенты Медведев бүген Сочида очрашты.
XS
SM
MD
LG