Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар фәне укытучысы булырга теләмиләр


Заманында милли университет буларак уйланылган Татар һуманитар педагогика университетының татар бүлекләренә быел студентлар җыю җиңел булмаган. Татар филологиясе факультетында хәл башкачарак.

Әгәр Казан дәүләт университетындагы татар факультетына керүчеләр саны тулмаса, татар һуманитар-педагогика университетында 48 урынга 76 гариза бирелгән.

Татар һуманитар педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, мондый уңышка ирешү өчен шактый тырышырга туры килгән. Уку йорты укытучылары республиканың һәрбер районын диярлек йөреп чыккан.

Әлбәттә, татар филологиясе факультетына килүчеләр саны тагын да күбрәк булырга мөмкин иде, әмма Бердәм дәүләт имтиханын урыс теленнән һәм урыс әдәбиятыннан бирдертү моңа киртә куйды. Димәк, татар телен һәм әдәбиятын бик яхшы белгән укучы да урыс теленнән тиешле баллны җыя алмау сәбәпле, бу факультетка керә алмады.

Шуңа да карамастан Җамалетдинов бу кадәр кешенең керүен уңышлы хәл дип саный. Көндезгегә – 45, читтән торып укуга 20 укучы кабул ителгән. Шулай ук түләп укырга теләүчеләр дә бар икән.

Әмма башка факультетларның татар бүлекләрендә хәл мактанырлык түгел. Аерым алганда биология, география, тарих, математика, физика факультетларының татар бүлекләренә керүчеләр саны планлаштырганнан азрак булган.

Рәдиф Җамалетдинов
Җамалетдинов сүзләренчә, биология,географиягә -10, тарих факультетында -12, математика, физика факультетларына -11 кеше кергән. Федераль норматив документлар нигезендә, бер төркемдә ким дигәндә 20-25 бала булырга тиеш икән.

“Ике елга бер мәртәбә финанс оешмалары бу нормативның үтәлүен тикшереп тора. Урыс бүлекләренә дә якынча шул хәтле кеше кабул ителде. Шуңа киләчәктә ике төркемдә лекцияләрне бергә уздыру мәсьәләсе карала”, диде ректор.

Җамалетдинов әйтүенчә, лекция урысча укытылырга мөмкин, ә гамәли һәм лаборатор дәресләре, һичшиксез, татар телендә булачак.

“Сәгатьләр саны кимү һәм студентлар хокукларын бозу турында сүз дә булырга мөмкин түгел”, диде ул.

Әлбәттә, татар бүлегенә керүчеләр санының аз булуы гомуми демографик хәл белән дә бәйле булырга мөмкин. Чөнки быел укучылар 5 меңгә азрак булды. Моннан тыш, 1,5 мең укучы Бердәм дәүләт имтиханын икелегә биреп, мәктәпне бетерү таныклыгын ала алмады.
Ректор әйтүенчә, алар җитешмәүчәнлекне чит ил ватандашлары хисабына каплаячак.

“Быел алар ике тапкыр күбрәк кабул ителде”, диде Җамалетдинов.
XS
SM
MD
LG