Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

НАТО башлыгы Төркиягә сәфәрен тәмамлады


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Төркияне Европа Берлеге белән якынаюга каршы булмаска чакырды. Греция белән каршылыклар сәбәпле Төркия НАТО һәм Европа Берлеге арасында хезмәттәшлекне арттыруга каршы чыга иде.

Төркиянең мондый карашта торуы НАТОның Әфганстандагы тырышлыкларына зыян сала, диде Расмуссен һәм Греция белән Төркияне бәхәсне чишергә чакырды.

Шулай ук НАТО башлыгы Төркиядән Әфганстанга террорга каршы көрәшкә өстәмә хәрби көч сорады.

Бүген НАТО башлыгы Төркиягә сәфәрен тәмамлады. Парламентның кайбер депутатлары аның бу сәфәренә каршы чыккан иде. Сәбәбе – элекке Дания премьер-министрының үз программаларын Даниядән тапшырган көрд телевидение каналын ябуга каршы булуы. Төрек депутатлары бу каналны көрд сугышчыларыныкы дип саный.

XS
SM
MD
LG