Accessibility links

Русия офицеры шпионлыкта гаепләнде


Ростов бүлгәсе хәрби мәхкәмәсе подполковник Михаил Хачидзены шпионлыкта гаепләп 6 ел төрмәгә хөкем итте.

Тикшерүчеләр, офицер Грузиянең махсус хезмәтләренә дәүләт сере булган мәгълүматларны биргән һәм моның өчен 2 мең доллар акча алган, дип белдерде.

Михаил Хачидзе 2008 елның августында кулга алынган иде. Мәхкәмәдә ул үз гаебен таныган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG