Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Республиканың мөстәкыйльлек турында декларация кабул иткән көне – 30 август алдыннан бик күпләр якын һәм ерак тарихка күз сала. Гомумән, августның соңгы атнасы Татарстан өчен бигрәк тә истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай.

Русиядә август аенда төрле маҗаралар еш була. «Курск» көймәсе бату, ГКЧП, дефолт… Быел атаклы хәрби очкычлар җиргә мәтәлеп төшеп, Мәскәү янындагы язлыкта яшәүче кешеләр һәм аларның йортлары зыян күрде. Енисей елгасына салынган электр станциясе җимерелеп, ярты Себернең энергетик мөмкинлекләре хәлсезләнде.

Әле ярый узган елдагы кебек кораллы көчләр катнашкан кайнар сугыш быел чыкмады. Әмма шулай да Төньяк Кавказда шартлаулар, үтерүләр ешая башлады. Киләчәк тарихчылары 2009 елның августын хәвефле чор дип искә алачак.

Бәйрәмгә - хезмәт бүләге


Әмма барыбер теләсә нинди кризис чорында да тормыш дәвам итә. Татарстанда быел өйләнү һәм бала табу очраклары арткан. Корылык, икмәк кырлары көю аркасында иген уңмады. Бигрәк тә Оренбур, Башкортстанның көньягы афәткә дучар булды. Көнчыгыш Татарстан да бәләле төбәкләр арасында.

Шуңа карамастан Татарстан, элекке традицияләрне дәвам итеп, быелгы республика көне алдыннан басуларда 4 миллион тонна икмәк җыеп алды. Бу инде узган елгы рекорд – 6 миллион тоннадан кимрәк. Ләкин барыбер хәйран гына икмәк үскән. Гектардан уртача 30 центнер икмәк җыю турында Русиянең бик күп төбәкләре хыяллана. Бәйрәм алдыннан Буада яңа лицей, Зәй шәһәрендә республикада 30-нчы боз сарае ачылды.

Җир асты маен Мәскәүдән суыралар

Ләкин аллага шөкер дип әйтергә, авызыгызга бал да май дигән котлаулар, кабул итәргә туры килми. Әнә нефтьтән кергән акчадан тагын да күбрәк салым кисеп алу турында карар чыккан. Болай да сөннәтләнгән бюджеттан быел гына да 2 миллиард сум кисеп алынып, федераль казнага озатылачак. Чөнки анда мәшәкатьләр һаман кимеми. Җимерелгән гидростанция дисеңме, Кавказдагы яңа гына килеп кушылучы яшь республикалар дисеңме – барысына да акча кирәк. Өстәвенә кризис һаман китми. Менә шул вакытта рухи һәм иҗтимагый көчләрнең тупланып, афәт-казаларга каршы тору мәслихәт тә бит. Ләкин барыбер милләтләрнең үзенчәлегеннән, тарихыннан куркыныч эзләү, дәүләтне ныгыту өчен бары бер генә дингә таяну – август аеның төп билгесе шулдыр.

Тарихи вакыйгалар сөнгедәй чәнчи


Нурулла Гариф китабы
Русия мәгълүмат чараларында, бигрәк тә интернет челтәрендә Казан тарихчысы Нурулла Гарифның татар халкының милли азатлык көрәше турындагы китабын фаш итәләр. Александр Овчинников исемле яшь галим бу китап турында шикаятен Русия президенты каршындыгы махсус комиссиягә дә җибәргән.

Дөрес, Русия тарихындагы аерым фактларның әлеге китапка кертелүе өлкән агайга ошамаска да мөмкин. Ләкин алар конкрет тарихи чыганаклардан алынган.

Бу атнада Нурулла Гариф һәм тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Азатлыкның Казан бүлегенә килеп, аналитик әңгәмәдә катнаштылар. Аның язмасы киләсе якшәмбедә эфирга чыгачак.

Хәер, тарих, дин белән бәйле каршылыклы хәлләр еш булып тора. Күптән түгел патриарх Кирилл Төньяк флотына барып, «Дмитрий Донской» ракета крейсерына икона урнаштырды, православ идеяләрне акыл, ихтыяр хәтта ракета коралы белән сакларга өндәде.

Муса Җәлил тирәсендә бәхәсләр

Әйе, тарих - гади генә нәрсә түгел. Анда эчке каршылык та бар. Муса Җәлилнең патриотик тамга булып китүе, аның Германия хәрби көчләрендә хезмәт итүе, яңадан кызу бәхәсләр уятып җибәрде. Татарлар, әлбәттә, милләтнең символы буларак кабул ителүче Муса Җәлилне, дөресрәге аның белән бәйле риваятьне сакларга телиләр.

Бу атнада Татарстан язучылар берлегенең идарәсе бер тавыштан әдәбият галиме, язучы, “Мирас” журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхәповны әлеге иҗади берлектән чыгарды. Сәбәбе - Әхмәт Сәхәпов һәм аның каләмдәше иҗат иткән пьесадан Муса Җәлилне Һитлер мактаган дигән тәэсир кала. Дөрес, матбугатта Сәхәповның җавабы, аңлатмалары хәзергә тулысынча бирелмәгән.


Шулай итеп, бүгенге тормыш бик каршылыклы һәм аның иртәгәсе хәле билгесез. Якын һәм ерак тарихның мәгънәсе, эчтәлеге бигрәк тә четерекле. Московия дәүләте һәм рус гаскәрләре провослав чиркәве Казанны басарга, кешеләрне үтерергә өндәгән, дип язарга да җайсыз. Киресенчә, берни булмады, гел кочаклашып яшәдек, барысы да ал да гөл дип булмый. Катлаулы хәлләр турында әйтсәң дә, интернетка язсаң да, җавап бирергә туры килә. Аз гына ялгышсаң, хәтта ялгышмасаң да якадан алып, төрмәгә алып китәргә, үзеңнең һәм компьютерның баш миендә ниләр язылганлыгын тикшерә башларга мөмкиннәр.

Һәр мизгел тарихка керә


Ләкин барыбер Казан Казан инде, 30 август алдыннан урамнар бизәлә, кешеләр бәйрәм көнендә кайсы кызыклы урыннарга бару турында планнар кора. Якшәмбе көнне һәркем үзенчә күңел ачачак. Әлбәттә, рамазан аенда татарлар, мөселманнар кәеф-сафа коруда чамалабрак кыланыр дип уйларга кирәк. Көймәдә оештырылган татар дискотекасына килгән яшьләр дә кочаклашып биегәндә бер кызның Идел дулкынына егылып, фаҗигага очравы сискәндерә. Ураза аенда үткәрелгән ял, күңел ачу ич бу! Хикмәт урынына әкәмәт һәм һәлакәт китереп чыгару мөмкинлеге истән чыкканмы әллә?

Татарстан мөстәкыйльлегенең бер үзенчәлеге киләсе дүшәмбедә күзгә ташланачак. 31 август көнне, бөтен Русия җиң сызганып эшкә чыкканда, Татарстан исә республика көненә туры килгән якшәмбе урынына рәхәтләнеп ял итәчәк. Мөгаен, менә шул якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә дә тарихи вакыйгалар булыр. Вакыт тәгәрмәче бер мизгелгә дә туктап тормый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG