Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:26

Төрек хөкүмәте тарафыннан алга сөрелгән көрд проекты буенча кабынган кызу бәхәсләр берничә атналардан бирле дәвам итә.

Башбуг Төрек Кораллы Көчләренең (ТКК) бу мәсьәләдәге чикләрне билгеләгән белдерү ясады. «Шуңа күрә ТКК бары тик бер милләткә таянган унитар дәүләт төзелеше тәртибенең саклануын яклый һәм яклавын дәвам итәчәк», диелә белдерүдә.

Бу белдерү моннан элек оппозиция партияләре – «Җөмһүрият Халык» белән «Милләтче Хәрәкәт» партияләренең алга сөргән карашларына туры килә. Димәк, премьер Рәҗәп Тайип Әрдоганның: “Төркия ватандашлары төрек, көрд, чәркәз кебек төрле этник төркемнәрдән тора, әмма бу хәл бердәмлегебезгә зыян китерми”, дигән карашына бик тә туры килми.

Чөнки Әрдоганның фикерләренә каршы булучылар Төркиядә бер генә милләт бар, ул да булса - төрек милләте диләр. Асылда гауга төрек сүзенең Төркиядә төрки булмаган халыклар өчен дә ватандашлык һәм милләт исеме буларак куллануына кайтып кала. Төрек милләте, Төрек дәүләтеме, яки төркия милләте, Төркия дәүләтеме?

Хөкүмәтнең башта «көрд», соңрак исә «демократик проект» исемен биргән шушы проектның эчтәлеге әле ачыкланмады. Хөкүмәтнең максаты көрдләрнең таләпләрен өлешчә җиренә җиткереп ПКК террорын бетерү. Әмма көрдләрнең радикал өлеше куйган конституциягә көрд милләте сүзен кертү, көрд байрагын куллану һәм башка шундый таләпләр илне бүлүгә китерәчәк дигән куркуга илтте. Бу аеруча оппозициядә көчле реакция тудыра.

Гәрчә, генералштаб башлыгының белдерүвеннән соң, президент Абдуллаһ Гүл: “Бик яхшы чыгыш булды”, дип әйтте. Бу сүзләр исә премьер Тайип Әрдоганның да “Төркия унитар дәүләт булып калачак” дип раславы, хөкүмәт канатының бу мәсьәләдә чигенү ясаячагына ишарә итә. Ләкин “әйткән сүз - аткан ук” дигәндәй, кире чигенүләр радикал көрд канатын канәгатьләндермәячәк. Бу проектның әлегә эчтәлеге билгеле булмаса да, ул «үле туган бала» булачак.

Әмма “Пандораның ишеге ачылды”, төрек халкы инде үз алдында җитди бер көрд проблемасы булуын күрә. 28 августта чыккан «Заман» газетында Иһсан Даглы үз мәкаләсендә «СЕТА-Поллмарк» ширкәтенең 10 мең кеше арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәсен бастырган. Сораштыруда катнашкан 55% халык көрд мәсьәлесе - Төркиянең мөһим проблемасы дигән. 71 % кеше исә 25 елдан бирле террор белән көрәштә кулланылган методларның уңышсыз булувына ышануын белдергән. Көрәшне уңышсыз тапканнарның 71 %-ы төрек, 75%-ы исә көрд.

Сораштырылганнарның 60 % - премьер Әрдоганның бу тырышлыгына сеператизм дигән бәя бирмәгәннәр. Бу әле вак бер сораштыру нәтиҗәсе генә. Соңгы вакытларда кимегән террор хәрәкәтләре яңадан кабынса, фикерләр тиз генә үзгәрер, ди белгечләр.

Кыскасы, премьер Әрдоганның АК партиянең хакимиятен ныгыту планының мөһим бер өлешен тәшкил иткән көрд проектында әлегә уңыш күренми. Икенче яктан, икътисади кризисның чишелү ихтималы күренми.

XS
SM
MD
LG