Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Седельниково районында да татарлар яши


Омскидан 378 чакрым ераклыкта булган Седельниково районында 250-ләп татар кешесе яши. Шушы көннәрдә генә бу районга Омскиның “Умырзая” ансамбле килеп, мәдәни хезмәт күрсәтеп китте.

Омски өлкәсе 33 муниципаль районга бүленгән. Өлкәнең төньягындагы 4 районда – Тара, Тевриз, Большеречье һәм Усть-Ишимдә татарлар тупланып яшиләр. Бу районнарның һәрберсендә 10-15-ләп татар авылы бар. Берничә татар авылы Колосовка, Знаменка һәм Седельниковода районнарында да бар. Дөрес, өлкәнең башка районнарында да татарлар яши. Әмма алар сан ягыннан күп түгелләр.

Өлкәнең төньяк-көнчыгышында урнашкан һәм үзәктән 378 километр ераклыкта булган Седельниково районында 250-ләп татар кешесе яши. Алар районда яшәүче 12 000 кешенең 2,3 процентын тәшкил итәләр. Милләттәшләребезнең 200-гә якыны район үзәгеннән 6 чакрым ераклыкта булган Уя исемле татар авылында яши.

Авылда башлангыч мәктәп эшли. Анда 5-6 бала белем ала. Бишенче сыйныфтан балалар район үзәгенә йөреп, укыйлар. Мәктәптә татар теле укытылмый. Балалар туган телләрен бары тик өйләрендә, яки урамда гына өйрәнә алалар.

Авылда кайчандыр кирпечтән төзелгән яхшы гына клуб булган. Әмма, Советлар берлеге таркалганнан соң, бер-ничә ел эчендә ул, финанслау юк дәрәҗәгә җитү сәбәпле, ташландык хәлгә килгән: ишек-тәрәзәләр куптарып алынган, идән-түшәмнәр таланган. Шулай да авыл бөтенләй клубсыз калмаган, мәктәп бинасының спортлар залы клуб итеп яраклаштырылган.

Анда кайбер мәдәни чаралар да оештырыла. “Бәйрәмнәр үткәрәбез, әмма үзебезнең үзешчән сәнгать коллективыбыз юк. Гармунда, яки баянда уйный белүчеләр дә юк бездә”, ди пенсия яшендәге клуб мөдире Хачия Шихова. “Шулай да бергә җыелып, өлкәннәр көнен билгелибез, яңа ел каршылыйбыз, хатын-кызлар бәйрәмен үткәрәбез, кичәләр оештырабыз”, ди ул.

“Авылда тормыш бер җайга салынган: халык үз хуҗалыгы белән көн күрә, хайван асрый, кош-корт үрчетә, бәрәңге утырта, урманнан җиләк-җимеш җыя. Җитештергән продукциянең бер өлешен район үзәгенә алып барып, сата. Шул акчага яши, балаларын укыта. Тормыш алып бару җиңелдән булмаса да, халык авылдан китми, киресенчә кайтучылар саны артып тора”, ди Хачия Шихова.

Башка авылларда кебек, биредә дә халыкка эш юк. “Кайбер кешеләр районга барып, төзелеш эшләренә урнашалар. Көн дә барып, кайтып йөриләр. Әмма андый эш тә күп кешегә дә җитәрлек булмый”, ди районга барып эшләүче Самат Хәмидов.


Уя авылында булган кайбер үзенчәлекләр турында да әйтеп үтәргә кирәк. Тирә-яклап авыл читән белән әйләндереп алынган, керү-чыгу капкасы бар. Биредә көтү дә көтелми. Барлык йорт хайваннары да урман-басуларда ирекле йөриләр. Атларны җәй башында җәйлеккә чыгарып җибәрәләр, кыш башлангач, алып кайталар.Сыерларның да “үз графиклары” бар икән - саву вакыты җиткәч, үзләре өйләренә кайталар.

Кабат мәдәни тормышка килгәндә, өлкә үзәгеннән шактый еракта булган һәм татарлар аз яшәгән бу районга Татарстан артистларының концертлар белән килеп чыкканы булмаган. Һәрхәлдә, 82 яшьлек Вәтүт абый Мөхәмәдиев та бу турыда хәтерләми. Өлкәдә эшләүче татар сәнгать коллективлары да бу якларда сирәк булалар. Клуб мөдире Хачия Шихова сүзләренчә, соңгы 30 ел эчендә авылга килгән бердәнбер татар коллективы - Большеречье район үзәгенең “Болгар” эстрада төркеме булган.

Уяда яшәүчеләрнең күпчелеге Омскида “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле булуы, аның күп кенә татар авылларында концертлар белән барып чыгуы турында ишеткән һәм коллектиының бу якларга да килеп җитүенә өметләнгән булган. “Бу ансамбль турында жирле газетта укып белә идек. Аларның Усть-Ишем, Тевриз якларына кадәр барып җитүләрен ишетеп, кайчан безнең авылга да килеп җитәр икән дип, кызыгып көтә идек, ди Рамия апа Тимомеева

Ниһаять, быел август аенда Седельниково районында яшәүче милләттәшләребезнең бу коллектив белән очрашу мөмкинлеге булды. Зур концерт программасы белән районга “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле килеп китте. Ул район үзәгендә һәм Уя авылында яшәүче татарларга үзенең өр-яңа концерт программасын күрсәтте.

Тамашачылар “Умырзая” сәнгатькәрләрен җылы каршыладылар. Концерт тәмамланганнан соң, озак вакыт, артистларны сәхнәдән төшерми, алкышлап тордылар. Аннан соң: “Озак көттермәгез, Седельниково районында сезне көтеп торган татарлар барлыгын онытмагыз, тагын килегез”, дип озатып калдылар.

Седельниково район мәдәният йорты директоры Марина Кибесс 2010 елны районда Сабантуй бәйрәме үткәрергә җыенулары турында әйтте. “Умырзая” коллективын әлеге бәйрәмдә катнашырга чакырды. “Бәйрәмнең мәдәни программасын әзерләүдә булышсагыз, эшне бергәләп башкарып чыгарыр идек. Сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез”, диде. “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре Сабантуй оештыруда булышлык күрсәтергә вәгъдә иттеләр.
XS
SM
MD
LG