Accessibility links

“КамАЗ” + “АвтоВАЗ” = Мәскәү уены


Тәүзих Гыйльманов
Тәүзих Гыйльманов

“КамАЗ” ширкәте белән “АвтоВАЗ”ны берләштерү турындагы хәбәр бөтен дөньяга таралды. Ләкин “КамАЗ”ның матбугат үзәге берләшү һәм яңа ширкәтнең башына “КамАЗ” генераль директоры Сергей Когогинның билгеләнүен әлегә инкарь итә.

Когогинның яңа “Росавто” ширкәте җитәкчесе булырлык шартлар, тәкъдимнәр әлегә килешенмәгән, диләр биредә. Атна буе Чаллы матбугаты “КамАЗ” һәм “АвтоВАЗ”ның берләшүе турында хәбәр итә. Ләкин бер генә матбугат чарасында да “КамАЗ”ның рәсми вәкиле фикере бәян ителмәде. Мәгълүматлар “Коммерсантъ”, “Российская газета” һәм башка Мәскәү басмаларына таянып язылган. “Коммерсантъ” газетында “Ростехнология” дәүләт корпорациясе башлыгы урынбасары Игорь Завьялов Русиянең 4 ширкәтен берләштерү турында сүз алып бара. Шушы дүртлеккә “КамАЗ”, “АвтоВАЗ”, Ярославльның “Автодизель” һәм Ярославль өлкәсендәге Тутай районы мотор ширкәтләре керә.

Билгеле булганча, “КамАЗ” акцияләренең уннан бер өлеше Алманиянең “Даймлер” ширкәте кулында. Франциянең “Рено” ширкәте “АвтоВАЗ”ның беркадәр акцияләренә хуҗа. Ләкин әлегә чит ил компанияләренең “КамАЗ” һәм “АвтоВАЗ”ны кушу тәкъдимнәренә карата фикерләре Русия матбугатында күренмәде.

Шулай да “Ростехнология” берләшмәсе башлыгы урынбасары Завьялов белдерүенчә, чит илләрнең бу компанияләре берләштерүне хуплый. Ә менә “КамАЗ”да эшләүчеләр кушылуга нинди фикердә? “Азатлык” хәбәрчесе “КамАЗ” ширкәтендә бәйсез профсоюзлар оештырып, 1993-1995 елларда аның рәисе булган Тәүзих Гыйльманов белән сөйләшеп мондый җавап алды:

“Мондый кушылу “КамАЗ” хезмәткәрләре өчен отышлы түгел. “АвтоВАЗ”да профсоюзлар бик көчле иде. Аларның фикере әлегә күренми. Ул әһәмиятле. Шәхси фикерем, бу – Мәскәү уеннары. “КамАЗ” башлыгы Когогин Мәскәүдән кайтып керми. Кушылуны Когогинның җиңүе дияргә була. Бу чара җитәкчеләр, олигархлар өчен отышлы. Ширкәт хезмәткәрләре әлегә мәҗбүри ялда. Эшли башлагач халык фикере беленер”, ди Гыйльманов.
XS
SM
MD
LG