Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Кабулдан килгән хәбәрләргә караганда, АКШ вәкиле Ричард Һолбрук әфган президенты Хәмит Карзаи белән сайлаудагы хәрәмләшүләр турында бик кызу сөйләшү үткәргән.

Кабулдан килгән хәбәрләргә караганда, АКШ вәкиле Ричард Һолбрук әфган президенты Хәмит Карзаи белән бик кызу сөйләшү үткәргән. Президент сайлауда хәрәмләшүләр турындагы гаепләүләр мәсьәләсе аларны бер-беренә каршы тавыш күтәрергә мәҗбүр иткән диелә.

Һолбрук узган президент сайлавында Карзаи төркемендәге кешеләрнең һәм башка намзәтләрнең хәрәмләшүләргә зарлануы турында сүз күтәргән.

Хәбәрләргә караганда, Карзаи мондый гаепләүләргә бик ачулы җавап биргән. Әмма Карзаи сүзчесе андый кызып китүләр булуы турындагы сүзләрне кире кага.

Кабулдагы АКШ илчелеге вәкиле дә Һолбрук белән Карзаиның үзара кычкырышуы, яки Һолбрукның очрашуны ташлап чыгып китүе турындагы хәбәрләрне расламый.

Вашингтондагы бер АКШ рәсмие исә, үз исмен атамау шарты белән очрашуның “авыр” үтүен, үзара “каты сүзләр” әйтелүен белдерде.

Аның әйтүенчә, очрашуда төп сүз Әфганстанның сайлау процессын хөрмәт итәргә, сабыр булырга һәм сайлау нәтиҗәләре кабул итәргә тиешлеге турында барган.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Филип Кроулей Вашингтонга хәрәмләшүләр бу сайлау нәтиҗәсенә тәэсир иткән дип шик белдерергә әле бик иртә ди.

Филип Кроулей
“Бу шактый буталчык вакыт. Без сайлау нәтиҗәләренең нинди булачагын көтәчәкбез. Әфган хөкүмәтенең ничек төзеләчәген көтәчәкбез. Стратегия кушканча, без халыкара җәмәгатьчелек белән дә, хәзерге әфган хөкүмәте белән дә әфган халкының мәнфәгатьләренә туры киләчәк хакимият төзү өчен ныклы хезмәттәшлек алып барабыз”, - ди Кроулей.

Әфганстан сайлавында хәрәмләшүләр турында гаепләү белдерүчеләр шактый күп.

Габдулла Габдулла
Карзаиның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла Карзаи файдасына киңкүләмле, дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган хәрәмләшү булды ди. Шулай да ул үз тарафдарларын сабыр булырга һәм сайлау системасы аша эшчәнлекне дәвам итәргә чакыра.

Сугыш һәм тынычлык хәбәрләре институтының Кабул бүлеге башлыгы Дҗин МакКензи “Азатлык” радиосына күпләр Карзаи беренче турда ук яңадан сайлану өчен җитәрлек тавыш җыяр дип көтмәгән иде ди.

Моның өчен Карзаиның иң кимендә 50 процент һәм тагын 1 тавыш җыюы зарур. Европа Берлеге дә, АКШ илчелеге дә, Әфганстандагы башка халыкара оешмалар да саулау алдыннан атналарча элек үк икенче тур тавыш бирү кирәк булыр дип көтте.

МакКензи тавыш бирергә килүчеләр аз булган очракта җирле сайлау рәсмиләренә үз бүлгеләрендәге тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртү шактый җиңел булыр иде ди. Мәсьәлән әгәр дә 500 сайлаучының 100-е генә тавыш бирергә килгән булса, тавыш бирү үзәге җитәкчелеге үзе теләгән намзәт өчен 400 тавыш өсти ала.

АКШ дәүләт департаментының элекке аналитигы, әфган сайлауларын күзәтеп барган Марвин Уайнбаум киңкүләм хәрәмләшүләрне күрсәтүче һәртөрле билгеләр булуын белдерә.

Марвин Уайнбаум
"Әфганстандагы сайлауның күпмедер дәрәҗәдә хәрәмләшүләр белән үтәчәген һәркем белә иде. Моннан берничек тә котылып булмый. Төп сорау ул шул кадәр күләмдә, шул кадәр зур булырмы, халык һәм халыкара җәмәгатьчелек хәрәмләшү артык зур дип әйтерлек дәрәҗәдә булырмы дигән сорау иде", - ди Уайнбаум.

Әлегә чыгарылган 2 беренчел нәтиҗәләргә караганда Карзаи 45, Габдулла 35 процент тавыш җыйган. Тавышларны санау дәвам иткән саен Карзаиның өстенлеге арта барыр дип көтелә. Әмма хәзер сайлау комиссиясе хәрәмләшү гаепләүләрен ныграк тикшергән саен аның өстенлеге кичектерелергә дә мөмкин.

Уайнбаум сайлау нәтиҗәләренең ышанычлы булуы бик тә зарур ди.

"Хәзер Әфганстан хөкүмәтенә һәм халыкара җәмәгатьчелеккә бу гыйсъянчылыкны бастыру өчен ышанычлы сайлау бик тә зарур. Әгәр бу сайлауга ышаныч булмаса, әгәр дә әфган халкы аның нәтиҗәләрен кабул итмәсә, президент үз урынында хаклы рәвештә утыра дип саналмаса, бу андагы хәрби чараларга, авыл җирләрендә хакимиятне ныгыту һәм авыл җирләрен үстерү тырышлыкларына бик зур орым булачак. Шуңа күрә бу сайлау бик тә мөһим ди Уайнбаум.

Аналитиклар фикеренчә, әгәр дә рәсми нәтиҗәләр Карзаиның беренче турда ук җиңеп чыгуын күрсәтсә, халыкта сайлау хәрәмләшүләр белән үтте дигән шикләр көчәеп китәчәк. Шуңа күрә гади әфганнар арасында демократиягә ышаныч бары тик сайлау шикаятьләре комиссиясе Карзаига беренче турда җиңү өчен җитәрлек тавыш җыю мөмкинлеге бирмәгән очракта гына туачак.

"Моңа ирешүнең бер юлы икенче тур сайлау үткәрү. Анда 2 төп намзәт йөзгә-йөз бәрелешәчәк. Һәм беренче турда булмаган дөреслеккә ышанычны икенче турда тәэмин итәргә кирәк. Бу сайлауны күзәтүдә халыкара җәмәгатьчелекнең ныграк катнашуын аңлата ала. Беренче тур сайлауны үткәрү тулысынча әфганнарның үзләренә генә бирелгән иде”, - ди Уайнбаум.

МакКензи да икенче тур сайлауга карата шикләрне киметергә ярдам итәр иде ди. Әмма икенче тур өстәмә кыенлыклар да тудырачак ди ул.

"Тәгаен нәтиҗәләр 17 сентябрьгә кадәр билгеле булмаячак. Канун нигезендә икенче тур сайлау шуннан соң ике атнадан үткәрелергә тиеш. Бюллетеннәр бастыру, аларны тарату, кирәкле барлык оештыру эшләре өчен әллә ни вакыт калмый. Монда иминлек саклау чаралары да зарур булачак. Протест чаралары һәм көч кулланылу мөмкинлеге дә бик зур. Монда оештыру эшләре дә зарур булачак. Һәм икенче тур сайлауга әзерлекнең Рамазан аена туры килүе эшне тагын да катлауландырачак”, - ди МакКензи.

Шуңа да карамастан, сайлауның гадел үтүенә ышаныч бик аз булу сәбәпле, икенче тур сайлау күп кенә Әфганнарның демократиягә ышанычын арттыра алыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG