Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясе ярты елдан эшли башлаячак


"Русгидро" ширкәте Саян-Шуш су-электр станциясенең зур зыян күрмәгән агрегатларын ярты ел эчендә эшләтеп җибәрергә уйлый. Бу хакта бүген, ширкәт вәкиле Василий Зубакин әйтте.

Беренче чиратта, станциянең дуртенче, бишенче, алтынчы энергия блокларының эшен торгызырга кирәк, дип әйткән Зубакин.

Белгечләр казага су ташкыны китергән, яки террор гамәле булган дигән фаразларны кире какты. Әлегә Саян-Шуш станциясендә булган казаның сәбәпләрен тикшерү бара.

Каза нәтиҗәсендә станциянең 3 агрегаты җимерелде һәм калганнарына зыян килде. Бу хәл аркасында 71 кеше үлде, 4 кеше әле дә табылмады.
XS
SM
MD
LG