Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан 30 августны бәйрәм итә


Якшәмбе, 30 август көнне Татарстанда Республика мөстәкыйллеге Декларациясе кабул ителгән көн. Ул Казан шәһәр көне буларак та билгеләп үтелә.

Казанда бәйрәм чаралары Камал театры алдында гармунчылар бәйгесеннән башланып китте. Татарстан гармунчылары белән бергә Башкортостан, Чиләбе hәм башка төбәкләрдән килгән үзешчән артислар чыгыш ясады.

М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимый үзәге вәкилләре Татарстанның суверенлыгын яклаган шигарьләр күтәреп мәйданга пикетка чыкты.

Бәйрәм программасына Казан урамнарда, мәйданнарда, стадионнарда оештырылган концертлар керә. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев быелгы Тукай бүләкләре ияләренә дипломнар тапшырды.

Быел Тукай бүләге шагыйрь Зиннур Мансуровка “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” исемле китабы өчен бирелде.

“Телсез күке” әсәре өчен Камал театрының иҗади төркеменә дә Тукай бүләге тапшырылды. Бу әсәрне куюга керткән өлеше өчен пьесаның авторы Зөлфәт Хәким, рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсанов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин бүләкләнде.

Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген “Вишневый сад” әсәрен кую өчен куйган хезмәтләр өчен Качалов исемендәге рус драма театры вәкилләре лаек булды. Алар - әсәрдә төп рольләрне башкарган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытков.

Дәүләт бүләге шулай ук “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия һәм кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Итил башында”, “Ватан турында уйлану” әсәрләре өчен рәссам Камил Муллашевка бирелде.

Лауреатларга истәлекле дипломнар, медаль һәм 300 мең сум күләмендәге премия тапшырылды.

Ат чабышлары, автоузышлар, эстрада концертлары кичкә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы бәйрәм чараларында 350 меңнән артык кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG