Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев БДИ нәтиҗәләрен тикшерергә чакыра


Русия президенты Дмитрий Медведев Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен яңадан тикшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Русиянең рәсми телевидение каналына биргән әңгәмәдә белдерде.

Медведев, Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен тәптип саклау оешмалары белән бергә тикшерергә чакыра. Канун бозулар, хәрәмәләшүләр ачыкланса, гаеплеләргә җаза бирергә кирәк, диде ул.

Ялган юл белән югары балл алган студентларны куарга кирәк, укытутыларын эштән алырга тәкъдим итте Русия президенты. Ул шулай ук, мәгариф министрлыгына бер юлы дәгъва итәргә мөмкин булган югары уку йортларның санын билгеләргә кирәктер, дип тәкъдим итте.

Шул ук вакытта, ул Бердәм дәүләт имтиханына уңай бәя бирде. Ул коррупциягә каршы көрәшергә ярдәм итә һәм авыл белән каладагы укычыларга бер төрле мөмкинлекләр бирә, дип саный.

Быелгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән укырга кергән укучыларга бу сынауны яңадан үтәргә туры килергә мөмкин.

Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко, бу очракта акча туләп югары балл җыючылар ачыкланачак, дип саный.

Татарстанда һәм Башкорстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә карап югары уку йортларына кабул итү тәртибенә карата күп тәнкыйть әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG