Accessibility links

H1N1 гриппыннан 2185 кеше үлгән


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, H1N1 гриппыннан дөньяда 2185 кеше үлгән.

270 меңгә якын кешедә шушы грипп вирусы табылган.

Куркыныч авыру Русиянең күп төбәкләрендә, Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстанда табылган иде.

Русиянең күзәтүчелек оешмасы, "гриппның таралуы белән вәзгыятьне контрольдә тотабыз", дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG