Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:37

Сәламәт ашау, ураза һәм намаз – боларны АКШның Гуантанамо базасында журналистлар күреп кайткан. Тоткыннарны эзәрлекләү турында сораулар барыбер кала.

Американың Майами һава аланыннан Гуантанамога атнасына 3 мәртәбә 3 сәгать эчендә очып барып җитеп була. Аннары ярты сәгатьлек су юлын узып Русиянең мәгълүмат агентлыгы журналисты Мария Табак хәрби базаның нәкъ үзенә барып җиткән.

“Гуантанамо” сүзе бүгенге көндә дөнья җәмәгатьчелеге өчен төрмәдә хөкемсез утырган һәм җәберләнгән кешеләрне аңлата. Биредә эшләүчеләр моны кире кага һәм журналистларны төрмә буйлап сәяхәткә чакыра.

Рестораннар тулы шәһәрчек


Гуантанамода хезмәт иткән 7 меңләп американ хәрбиенә өйләрен юксынмас өчен барлык шартлар тудырылган. Тиз ашап чыга торган McDonald’s, Subway, KFC челтәрләре, кәһвәханәләр, сәүдә үзәге, барлар, интернет-кафе һәм спорт залы, футбол һәм бейсбол стадионнары – бу әле хезмәттән соң ял итә торган урыннарның барысы да түгел.

Гуантанамоның Кубада икәнлегенә бер ишарә дә юк, биредәге хәрбиләр һәм тоткыннар өчен бәрәңгесеннән алып суына кадәр барысын да АКШтан китерәләр.

Төрмәдә эшләүчеләр бер генә әйбергә зарлана – ял көннәре өйләренә кайтып килә алмыйлар. (елына бер 4 көнлек ял алып була) Ялга алар елына бер генә тапкыр 2 атнага чыга ала.

“Җаныгыз ни тели?”

Гуантанамода ике кухня. Берсендә хәрбиләр һәм тоткыннар өчен пешерләләр. Икенчесендә хәләл ашаучы тоткыннар өчен.

“Безнең эшебезне ислам белгече тикшереп тора,” ди аш пешерүчеләр башлыгы Сэм Скотт.

Гуантанамода калган соңгы Русия ватандашы Равил Минхаҗев

Журналистларга мөселман тоткыннарның күп җиләк-җимеш һәм яшелчә ашауларын, баллы әйбер яратуларын сөйләгәннәр. Якшәмбе көннәре туңдырма бирелә икән.

Рамазан аенда тоткыннарга ризык сәхәр һәм ифтарда бирелә. Башка айларда исә иртәнге аш 6да, көндезгесе 11.30, кичкесе 6да була.

Тоткыннар өчен әзерләнгән ризыкны кабып караган Русия журналистлары Русия хәрбиләренең гомердә дә мондый тәмле ашамаганнарын әйткән.

Ашларның тәмле булуына карамастан Гуантанамода мәҗбүри ашату да бар икән.

Тоткыннар да авырый

Тоткыннарның 20% мәҗбүри ашатырга туры килә, ди төрмә табибы.

Ач тору – Гуантанамода рөхсәт ителгән каршылык чараларының берсе. Әмма американ төрмәләре кануннары тоткыннарга үлергә бирми. Шуңа күрә Гуантанамоның медицина үзәгендә туры ашказанына сыек ризык кертә торган махсус җайланмалар да бар.

Авыруларга килгәндә, тоткыннарның АКШта булган һәр төрле тикшерү яки дару алу мөмкинлеге бар. Гуантанамода инде 400ләп операция, хаттә яман шеш авыруына каршы химиотерапия ясала икән.

“16 телдә 13 мең китап”

Тоткыннарның күбесе өчен гарәп теле - ана теле. Шуңа күрә китапханәдә китапларның 95% гарәпчә икән. Китапларны тоткыннар алдан исемлектән сайлый, соңыннан хәрбиләр аларны китереп бирә.

“Иң күп дини китаплар һәм дәреслекләр укыла. Күптән түгел менә тоткыннар Һарри Поттер турында яңа фильм чыкканын белгән, шуңа китапларын алдык. Бу китапны 7 телдә алдык”, ди китапханә башлыгы Розарио. Һарри Поттер турында 7 китап биредә урысча да бар.

Узган атнада Гуантанамоның иң яшь тоткыннарының берсе Мөхәммәд Җәвид Кабулга кайтты



Китаплардан тыш тоткыннарга атнасына ике тапкыр яңа чыккан газет-журналлар китерелә. Матбугатның ниндиен сайларга төрмәнең ислам мәсьәләләре киңәшчесе хәл итә. Бүгенге көндә тоткыннар иң тыйнак фикер белдергән USA Today (AКШ), Лондонда чыккан гарәп басмасын һәм бер Мисыр газетын ала. Шулай ук китапханәдә сәясәт, спорт һәм машиналар турында журналлар бар.

Журнал һәм газеталардан ниндидер борчылу яки ризасызлык тудыра алган сүзләр һәм мәкаләләр кисеп алына. Тоткыннарга Гыйрак һәм Әфганстан, террорга каршы көрәш кебек темалар киңәш ителми, шулай ук мөселманнарны мыскыл иткән шәрә тән рәсемнәре кисеп алына икән.

Телевизордан тоткыннар 4 каналны - ике спорт каналы, инглиз телендә Әл-Җәзирәне һәм бер Якын Көнчыгыш каналын карый ала.

Гуантанамода тоткыннар өчен инглиз теле һәм рәсем дәресләре бар.

Төрмәдә ислам

Гуантанамо базасында Мәккә юнәлешен табу җиңел – моның өчен махсус ишарәләр эленгән.

Рәсем дәресләре, китап һәм кинолар ни кадәр кызыклы булса да тоткыннарның үз үзләрен багышланан бердән бер әйбер ул – дин, ди хәрбиләр.

Тоткыннар арасында иң өлкәне, динне һәм аз-маз булса да инглизчә белгәне имам итеп сайлана. Биш тапкыр намазның һәрберсе азан тавышы белән башлана. Тоткыннарга сакал үстерү рөхсәт ителә.

Ачу һәм ризасызлык

Гуантанамо төрмәсенең 7 еллык тарихында дистәләгән кеше үз үзенә кул салган, әмма аларның берничәсе генә үлгән. Төрмәдә моны булдырмас өчен күп төрле саклану чаралары күрелгән.

Кием элгечләренә чыннан да кием-салымнан авыррак әйбер асып куеп булмый. Душта юынганда (тоткыннарга һәр көн юынырга 10-15 минут вакыт бирелә) суны тышта торган хәрби генә көйли ала. Бу тоткыннарны бозлы суда торып өшеп үлмәве өчен эшләнә.

“Тоткыннарны билгесезлек үтерә. Биредә алар хөкемсез тотыла, кая барачагын, алда ни булачагын белми”, ди төрмә җитәкчелегенең ислам киңәшчесе Зак.

АКШ президенты Барак Обаманың Гуантанамо төрмәсен 2010 елның 22 гыйнварда ябу карары төрмәнең һәр корылмасына эленгән. Әмма тоткыннарның күбесе үз илләренә кайтырга курка.

Җәберләү булганмы – юкмы?

Хәрбиләр тоткыннарга карата ниндидер җәберләү яки җафалау булуын кире кага.

“Бәлки төрмә ачылгач та иң башта каты музыка тыңлатып яки салкын суда тотып басым ясау булгандыр. Әмма хәзер андый әйберләр юк. Тоткыннарга мөгамәлә АКШның теләсә кайсы төрмәсеннән яхшырак”, диде төрмә башлыгы Том Коупман.

“Дөреслек барыбер чыгачак, 10-15 елдан булса да”, дип өстәп куйды баш хәрби.

Гуантанамо шулай ук дөньяда журналистлар иң күп йөргән төрмә дә.

Калган сораулар

Журналистлар 7нче санлы “яшерен” бүлектәге тоткыннарга һәм анда эшләүчеләргә якын да китерелмәгән. Анда дистәдән артык “куркыныч” тоткын тотыла, дип санала. Аларның бишесенең 11 сентябрь террор гамәлләренә катнашы булуы фаразлана.

Тоткыннарның кем, кайдан булулары һәм нинди җинаятьләрдә гаепләнүе сер булып тотыла.

Журналистлар белән очрашкан хәрбиләр барысы да төрмәгә 2005 елдан соң килгән. Тоткыннарны җафалау исә 2002-2005 елларда булган, дип исәпләнә. Элек Гуантанамо базасында эшләгәннәр “башка эшкә күчерелгән” – алар турында мәгълүмат юк.

Тоткыннарны җафалау турында хәрбиләр бер төрле генә әйтми. Төрмә башлыгы урынбасары “биредә бер кайчан да җафалау булмады”, дисә - Гуантанамо төрмәсе башлыгы – “ иң башта бәлки булгандыр,” дигән.

АКШта Гуантанамо тоткыннарын нишләтергә дигән кайнар бәхәс бара. Обама тоткыннарның күбесен үз илләренә җибәрергә, калганнарын исә американ төрмәләрендә калдырырга тәкъдим итте. Конгресс моны хупламады.

Туган илләре дә террорда шикләнелгән тоткыннарны үзләренә алырга бик теләми.

Гуантанамо хәрби базадагы төрмәне ябу эше алдан билгеләнгән вакыттан соңга кала, ди рәсмиләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG