Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда белем көненә әзерлек бара


Татарстан белем көненә әзерләнә. Республика җитәкчеләре 1 сентябрь көнне мәктәпләргә, югары уку йортларына барачак.

Быел Татарстанда 8 яңа мәктәп бинасы ачылачак. Һәрдаим авыллардагы мәктәпләрнең ябылуы, балалар саны азаю турында сүз алып барылганда мондый күренеш, әлбәттә, шатландыра.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров әйтүенчә, кризиска карамастан, мәгариф оешмаларын төзүгә шактый акчалар бүленгән. Русия төбәкләре арасында да Татарстан яңа мәгариф оешмаларын ачу саны нигезендә иң алдынгы.

Мәгариф оешмалары исә Казанның Авиатөзелеш районында, Биектауда, Зәйдә, Актанышта, Норлатта, Сабада, Арчада һәм башка районнарда ачылачак.

Әмма иң кызганычы, Казандагы татар мәктәпләренең күбесе иске кысан бинада урнашкан. Һәм аларны яңарту турында һәрдаим сүз булса да, әлегә алга китеш юк.

Ләкин татар мәктәпләрендә укучылары хәзер инде барысына да түзәргә әзер, аларның бердән-бер теләге – ана телен укытуны элеккечә калдыру.

Билгеле булганча, соңгы вакытта бу өлкәдә билгесезлек хөкем сөрде. Шул сәбәпледер, быел Казандагы татар мәктәпләренә килүче балалар азрак булган. Татар теле укытучылары моны Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирдерү белән бәйли.

Шулай ук югары уку йортларының татар бүлекләренә керергә теләүчеләр дә быел кимрәк. Ә Казан дәүләт университетының татар филологиясе бөтенләй тиешле студентлар санын җыя алмаган.

1 сентябрь көнне Казан мэры Илсур Метшин әлеге уку йортының беренче курсына керүчеләр белән очрашачак. КДУ бинасы каршында тантаналы чара каралган. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына баруы фаразлана.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәп, ә премьер-министр Рөстәм Миңнехановның Биектаудагы гомумбелем бирү уку йортын ачуда катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG