Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Сембер активисты Татарстан суверенитеты турында


30 август – Татарстанның суверенитет яулаган көне. Бу бәйрәмгә бүгенге мөнәсәбәт ниндирәк? Шушы сорау без Сембердәге хокук яклаучылар оешмасы активисты Мөнир Насыйровка мөрәҗәгать иттек.

- Бу көн 10 еллар элек Татарстан өчен генә түгел – барча милли җанлы татар өчен дә бәйрәм иде. Хәзер исә Шәһәр көне генә булып калды дияргә дә була. Монда “Мәскәү суверенитетны тартып алды” дигән сүз килешми – бәйсезлекне китереп бирмиләр. Мәскәүгә ишарә итү - үзебезне кимсетү генә ул, аның файдасы юк. Монда сорауны икенчерәк куярга кирәк. Кем гаепле: халыкмы – Татарстан җитәкчелегеме?

Халык үз сүзен 1992 елның 21 мартында әйтте инде. Монда Рафикъ Юнысның китабыннан бер өзек урынлы булыр: “Безнең референдум - ул бит дәүләт җитәкчеләре кесәсенә сәяси капитал тутыру гына түгел. Без, халык, аларга бурыч йөкләдек. Хокукларны бирсәк - шул бурычны үтәр өчен. Тик алар моны оныттылар, бугай: капиталны уңга-сулга сибә башладылар”. Бу китап 2000елда чыккан иде. Әлеге сорау исә бүген дә актуаль.

- Ярый, без читтән торып, өстәгеләрне тәнкыйть итә алабыз. Анысы – иң җиңел гамәл. Җитәкчеләр тиресендә булып карасаң, бәлки башкачарак уйлар идек: Мәскәү авызлыклы йөгәнне кыса бара бит. Нишләргә соң аларга?

- Мин бит халык өстеннән җаваплылыкны үз өстемә алмадым. Әйе, халык та битараф шул. Һәм монда җитәкчелекнең дә гаебе бар.

- Референдум вакытында халык чынлап та дәртләнеп күтәрелгән иде. Аның бүгенге сүлпәнлеге сәбәбен нидә күрәсең?

- Монысын һич тә аңлый алмыйм шул. Менә без ел саен Хәтер көненә 250 чакрымнан Казанга чабабыз. Ә анда казанлылар бик аз җыела.

- Татарстанның суверенитеты сүздә генә калды инде. Ә менә Көньяк Осетия һәм Абхазия Грузиядән бөтенләй аерылып чыктылар, диләр. Хәтта корал белән дә каршы тора алалар.

- Монда бәйсезлек турында сүз йөртеп булмый. Бу – Грузия кесәсеннән Мәскәү кесәсенә күчеп утыру гына. Халык әллә аңламыймы - әллә бөтенләй уйламыймы… Әгәр бу мәсьәләгә киңәйтебрәк карасак, Германиягә күз ташлау да урынлы булыр. Җепшеклек елларында Мәскәү Көнчыгыш һәм Көнбатыш Германияне берләштерүгә каршы чыкмады. Үзе үк фатиха бирде, дияргә дә була. Нигә, мәсәлән, бүген шундый ук мөнәсәбәтне Осетиягә дә күрсәтмәскә? Грузиядән тартып алынган Көньяк Осетиягә үз кесәсендә булган Төньяк Осетияне дә кушып, менә дигән бәйсез Осетия илен тудырып була ич. Менә ул вакытта без Россияне дә демократик ил дип таный алыр идек.

- Син ничек уйлыйсың: Русия кайчан да булса, үзенең империя икәнен танып, демократик юлга басармы?

- Бу – бик катлаулы сорау. Аны урысларның демократик рухлы шәхесләренә бирергә кирәк. Андыйлар бар бит урыслар арасында да. Мәсәлән, безнең якташ Тарих фәннәре докторы Юрий Афанасьев. Менә “Новая зазета”да аның бик яхшы һәм кыю язмалары чыга. Аның бер гыйбрәтле сүзе аеруча игътибарга лаек: “Возвратную точку мы прошли”, дигән иде ул. Моны мин менә ничек аңладым: “Русия демократик ил булганчы, соңгы империя буларак таралыр”. Шөкер, башка шундыйрак шәхесләр дә бар. “Өметсез шайтан гына”, дигән сүз дә бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG