Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Үз өстебезгә зур җаваплылык алдык"


30 августта Татарстан республика көне үткәрелде. 19 ел элек мөстәкыйльлек декларациясе кабул итү уңаеннан оештырылучы бу бәйрәмнең сәяси эчтәлегеннән бигрәк, сәнгать һәм спорт чаралары торган саен игътибарны күбрәк җәлеп итә.

Хәтта сәясәт мәсьәләләреннән ерак торучы татарстанлылар да бу бәйрәмне белә. Чөнки һәр елда иң зур тантаналар шушы көнне үтә. Республика оешмалары һәм Казан хакимияте мөстәкыйльлек һәм шәһәр көне программасын алдан әзерли. Быелгы бәйрәм көне җиткәч яңгыр туктады, кояш чыкты, бәйрәмгә чыккан 300-400 мең кешегә рәхәтләнеп ял итәргә шартлар яхшы иде. Бәйрәм Камал театры каршында “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган халык иҗаты бәйгесе белән ачылды.

Шунда ук Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре рус һәм татар телләрендә республика мөстәкыйльлеген яклаган шигарьләр күтәреп, 1990 елда кабул ителгән Декларациянең эчтәлеге белән мәйданга килгән кешеләрне таныштырдылар. Бу пикетны хуплаучылар да, битараф калучылар да булды. Әмма каршы чыгучылар күренмәде.

Шулай да, соңыннан популяр Мәскәү радио каналы “Татар милләтен үстерүне һәм Татарстан бәйсезлеген ныгытуны таләп иткән пикетчыларга урам сәрхүшләре генә кушылды”, дип, сәер “мәгълүмат” таратты. Сәясәт сулышы бу бәйрәмдә артык сизелмәсә дә, ул һичшиксез сәгать саен, минут саен Казанда барган вакыйгаларга тәэсир итеп тора.


Шәһәрнең төрле урыннарында сәүдә, сәнгать, спорт чаралары колач җәйде. Көндезге сәгать бердә Камал театры каршындагы мәйданда Тукай бүләгенең быелгы лауреатларына дипломнар һәм күкрәк тамгалары тапшырылды.

Әйтергә кирәк, быел Тукай бүләге тамгасының яңа өлгесе әзерләнгән. Ул хәзер элекке кебек кечкенә медаль рәвешендә түгел, ә затлы металлдан ясалган зур орденны хәтерләткән, Тукай рәсеме белән бизәлгән тамга. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев апрель аенда махсус фәрман белән игълан ителгән лауреатларга һәм мәйданда җыелган халыкка мөрәҗәгать итте.

Минтимер Шәймиев 19 ел элек Югары Совет тарафыннан Татарстанның дәүләт суверенитетлыгы турында Декларация кабул ителүен искә төшереп үтте.

“Без шул көннән башлап үз өстебезгә зур җаваплылык алдык. Бу еллар безнең тәҗрибәле, дус, хезмәт сөючән, талантлы халык икәнлекне күрсәтте, - дип белдерде президент. – Без сезнең белән милләтара тынычлык, килешү саклап бөтен дөньяга үрнәк булып торабыз. Сезгә шуның өчен чын күңелдән рәхмәт”. Татарстан президенты котлавыннан соң 1958 елдан бирле тапшырыла торган Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре игълан ителде. Быел өч түгел, ә дүрт премия бирү каралган.


Шулай итеп, Зиннур Мансуров «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» китабы өчен, Камил Муллашев – “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия яки Кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Думы о Родине”, “У истоков Итиля” сәнгать эшләре өчен Дәүләт премиясенә лаек булды.

Язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин составындагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” романы буенча шул исемдәге спектакльне куйган һәм төп рольне башкарган өчен, Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков составындагы В.Качалов исемендәге Казан рус драма академия театры Чехов пьесасы буенча куелган “Вишневый сад” спектаклендә классик рус драматургиясе Раневская һәм Гаев образларын тудырган өчен берьюлы ике театрның иҗат төркемнәре Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән билгеләп үтелде.

Халыкара ат спорт комплексында ат чабышлары алдыннан быелгы икмәк уңышының символын президентка тапшырдылар. Бу көнгә Татарстанда 4,2 миллион тонна ашлык суктырылган. 2400 метрлы барьерлы чабышта Абукир исемле нәселле айгыр беренче, Повстанец исемле ат икенче урын алды. Бүләк фонды быел 100 мең сум. Ә 1600 метрга чабышта 200 мең сумлык фондны бүлделәр. Татарстан президенты бүләгенә чабышта чиста нәселле атлар катнаша.

Бүләк фонды 3 миллион сум. Андрей Ляхов идарә иткән Саншайн Лемон исемле айгырның хуҗасы кем икәнлеген кызыксынучылар белән торганнардыр. Иң зур приз һәм кубок нәкъ менә шушы жокейга тапшырылды.


Биектау автодромында Татарстан президенты кубогына машиналар чабышты. Бик каты көрәштә дәрәҗәле бүләкне Швециянең остазы Кеннет Хансен алды. Бу спортчы Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның остазы булып санала. Миңнеханов кунакка үзенең 16нчы санлы машинасын ярышта катнашырга биреп торган. Үзе 25нче башка Citroen да ярышта катнашып, икенче урын алган. Хансен Россия чемпионатында катнашмау сәбәпле, Россия чемпионы булып Рөстәм Миңнеханов танылды.

Бәйрәм кичке сәгать 10 кадәр Ярминкә мәйданында дәвам итте. Эстрада йолдызлары чыгышыннан соң, фейерверк атылды. Гадәттәгечә, бу сәгатьләрдә Казан Кремле каршындагы күпер ябык булды.

Бу дүшәмбедә татарстанлылар Суверенитет көненнән соң үзләре теләгәнчә ял итәләр – рәсми бәйрәм якшәмбегә туры килгәч, бүген Татарстанда “суверен якшәмбе”. “Мөстәкыйльлек” сүзеннән ешрак кулланылучы “Республика” сүзе бу көннәрдә кешеләренең хәтеренә тирәнерәк уелып калды.
XS
SM
MD
LG