Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

Путин Молотов-Риббентроп килешүен хөкем итә


Русия премьер-министры Владимир Путин 1939 елда Наци Германиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында имзаланган Молотов-Риббентроп килешүен “әхлаксыз” дип хөкем итте.

Польшаның “Gazeta Wyborcza» базмасында чыккан ачык хатта Путин шулай ук Катын үтерешен дә хөкем итә.

1940 елда совет көчләре юк иткән 20 меңләп поляк хәрби һәм зыялыларының күбесе Катында үтерелгән.

Сишәмбе көнне Путин Польшаның Гданск шәһәрендә Икенче дөнья сугышы башлануның 70 еллыгын искә алу чарасында катнаша.

XS
SM
MD
LG