Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

Русия Хисап пулатындагы ришвәтчеләр төрмәгә ябыла


Мәскәү шәһәр мәхкамәсе Русия хисап пулатының ришвәт алуда гаепләнгән элекке хезмәткәрләренә җәза билгеләде.

Василий Корягинга 4 ел, Сергей Климантовка 8 ел төрмә, элекке Владивосток шәһәр башлыгы урынбасары, бу ришвәтчелектә арадашчы булган Сергей Дубовицийга 7 ел төрмә җәзасы билгеләнде.

Тикшерү мәгълуматларына караганда, алар Хисап пулаты бер эшмәкәрне тикшергәндә ул эшмәкәрдән акча таләп иткән.

2 ел элек алар 120 мең доллар ришвәт алган вакытта тотылды.

XS
SM
MD
LG