Accessibility links

Татарстанның мөстәкыйльлеге бәйрәмен мөслимәләр дә үткәрде


Республика көнендә Казан каласының иске татар бистәсендә Кабан күле буенда шәкертләр мәйданында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы “Без бергә гомергә” дигән җыен үткәрде.

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина: “Бу әхлакый чара инде традициягә әверелеп республика көнендә быел 12-нче мәртәбә үткәрелде”, диде.

Бу бәйрәм чарасында министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсенең динара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Венера Габделхаева, Казан шәһәре мэриясе каршындагы җәмәгать оешмалары һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов һәм бүлекнең әйдәп баручы белгече Ленар Салихов бәйрәм белән котлады.

Бу бәйрәмдә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгедә җиңеп чыгучы укучылар арасыннан аспирант һәм Русия Ислам университеты мөгәллиме Нияз Сабиров чыгыш ясады. Госмания мәдрәсәсендә укучы туташлар Коръән укыдылар.

Мәрҗәни мәчетенең имамы Илфар хәзрәт барлык җыелган халык белән илгә тынычлык, муллык сәгадәт, бәхет теләп дога кылды.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм башкалар мөнәҗәтләр әйтте. Татарстанның төрле төбәкләрендә мәчет төзетергә ярдәм иткән мөслимәләр, мәдрәсәдә укыткан мөгәллимәләр Ислам диненең әхлакый нигезләрен үзләштерү хакында чыгыш ясадылар. Галимә Тәэминә Биктимерова зыяратларны төзекләндерү турындагы тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанның мөстәкыйльлеге бәйрәме көнендә “Без бергә гомергә” дигән мөслимәләрнең җыенын үткәрүдә зур тырышлык куйган Әлмирә Әдиятулллина болай диде:

“Без, мөслимәләр, үзебезнең динебезне көчәйтү хакында сөйләшәбез. Чөнки теләгебез Казан шәһәрен, Татарстан республикасын Русиядә ислам диненең үзәге итү нияте. Без, туганнарыбыз, күршеләребез арасында, башка милләтләр, башка диннәр арасында без бер үрнәк булып яшәргә тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG