Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икенче дөнья сугышы башлануга 70 ел: Тарихи бәхәсләр тынмый


Алман хәрбиләре Польша чигендәге киртәне сүтә, 1 сентябрь 1939
Алман хәрбиләре Польша чигендәге киртәне сүтә, 1 сентябрь 1939

1939 елның 1 сентябрендә наци Германиясе гаскәрләре Польша җирләренә өч яктан – көньяк, төньяк һәм көнбатыштан басып керә, Икенче дөнья сугышы башлана.

Ике атнадан совет гаскәрләре, Молотов-Риббентроп килешүенең яшерен беркетмәсе нигезендә, Польшаның көнчыгыш төбәкләренә керә.

Польшага басып керүне аклау өчен нацилар чик буендагы Глевиц шәһәрендә (хәзер Польшаның Гильвице шәһәре) радиостансиягә ялган һөҗүм оештыра.

Ул вакыйгаларбың шаһиты, радиостансиянең агач манарасында каравылчы булган Андржей Яржевский сүзләренчә, алман хәрбиләре радио бинасына бәреп кереп, бар кешеләрне идән астына япкан, ялган һөҗүмнең дәлиле итеп күрсәтү өчен бер поляк әсирен үтергән.

– Гильвице провакациясе сугыш башланыр алдыннан бер көн алдан әзерләнә, – ди Яржевский. – Алманнар Польшаның үзен агрессор итеп күрсәтергә тели. Чөнки бу очракта Британия белән Франция аңа ярдәмгә килә алмый. Бу өч ил арасындагы килешү нигезендә, Германия һөҗүм иткән очракта, Британия һәм Франция 2-3 көн эчендә ярдәмгә килергә, 15 көн эчендә тулы фронт ачарга тиеш була. Польшаны агрессор итеп күрсәтеп, Германия үзенең көнбатыш чикләрен тынычлыкта калдыра.

Иске бәхәс

Молотов-Риббентроп килешүе, Польшаны бүлгәләү харитасы
Бүген, 70 ел үткәннән соң, Икенче дөнья сугышын, Германиягә һөҗүм итеп, Польша башлаган дигән дәгъва инде көлкеле яңгырый.

Ә менә Молотов-Риббентроп килешүе һәм дә Европаны наци һәм советларның “мәнфәгать төбәкләренә” бүлгән яшерен беркетмә тирәсендәге бәхәсләр әле дә тынмый.

Русиядә күпләр әле дә, совет гаскәрләре Польшага наци һөҗүменә каршы торуда ярдәм итү өчен кергән, дигән совет чорында уйлап чыгарылган аңлатма белән яши.

Нацизм белән сталинизм арасында тигезелек билгесе кую, Икенче дөнья сугышын ике тоталитар режим арасындагы каршылык итеп күрсәтү, Советлар Берлегенең нациларны җиңүдә ролен киметү тырышлыкларына Русия рәсмиләре катгый рәвештә каршы чыга.

Ике атна элек Израилгә сәфәре вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев моны Һолокостны танымауга тиңләде.

– Кайбер илләрнең Советлар Берлегенең нациларны җиңүдә һәлиткеч ролен, шулай ук, Һолокост газапларын шик астына куюларын без тыныч кына карап тора алмыйбыз, – диде Медведев.

Яңа биттән

Данциг (хәзерге Гданьск) -- 1890-1900
Шушы тарихи бәхәсләр сурәтендә Польша премьер-министры Дональд Туск Русия премьер-министры Владимир Путинны, Германия канцлеры Ангела Меркелны һәм башка җитәкчеләрне 1 сентябрь көнне Гданьск шәһәрендә үтәсе чараларга чакырган. Путин ризалыгын биргән.

Соңгы елларда Русия-Польша мөнәсәбәтләре шәптән түгел. Шул исәптән, Икенче дөнья сугышына бәйле бәхәсләр аркасында да. Дүшәмбедә Польшаның Gazeta Wyborcza басмасында басылган күләмле мәкаләдә Путин бу мөнәсәбәтләрне җайга салырга вакыт дигән ишарә ясаган.

Алай гына түгел, ул бу мәкаләсендә Молотов-Риббентроп килешүен “әхлаксыз” дип аңа тәнкыйть белдерә. Шул ук вакытта бу килешүне Икенче дөнья сугышы башлануның бердән-бер сәбәбе дип атауга кискен каршы чыга.

Путин язуынча, моннан бер ел элек, 1938 елның 29 сентябрендә Франция һәм Британия Мюнхенда Һитлер белән килешү имзалап, фашизмга каршы бердәм фронт төзү өметләрен юкка чыгара.

Нәтиҗәдә, Советлар Берлеге Һитлерның дәхшәтле гаскәренә каршы ялгыз басып кала. Боларны искә алганда, совет диплматиясенең Һитлер белән килешүгә баруын аңлап та була, ди ул.

Шушы мәкаләсендә Путин Польша җирендә ятып калган 600 мең совет солдаты белән бергә Катынь фаҗигасен дә искә алган. 1940 елда Катынь урманында 22 мең поляк офицерының Кызыл Армия тарафыннан үтерелүен җинаять дип атаган.

Путин, үткәннең шушы карагңы битләренә карап яшәмәскә, тарихны яңа биттән яза башларга чакыра.
XS
SM
MD
LG