Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан көнен Чаллыда татарны мыскыллап билгеләделәр


Соңгы елларда суверенитет сүзе Чаллыда гомумән ишетелми. Суверенитет көне чәчәкләр бәйрәменә әйләнеп калды. Ләкин монда да өстенлек урыс мәдәниятенә бирелә.

Чаллыдагы чәчәкләр бәйрәме тарихы 1995 елларга, Рәфгать Алтынбаев хәкимлек иткән чорларга барып тоташа. Ул чакта чәчәкләр бәйрәме август аеның башларында уздырыла иде. Хәзер инде әлеге бәйрәмне суверенлык, мөстәкыйльлек сүзләреннән чистартылган килеш 30 август көненә бәйләделәр.

30 август көнне Чаллының “Азатлык” мәйданы умарта күче кебек кайнап торды. Барысы да мәйданда куелган чәчәкләргә соклануын белдерә. Тукай районы Бәтке авылыннан килгән Зөлфия ханым: “Бик матур бәйрәм. Халык күп. Күңелләр күтәренке, шат. Күренешләр искиткеч, гаҗәп”, диде “Азатлык”ка.

Татар җирендә татар тарихын мыскыллаган язу

Бәйрәм тантанасында “Азатлык” хәбәрчесе гаугалы вакыйгага да тап булды. Чаллы кешесе Әнүрбик Гөбәйдуллин “Азатлык” мәйданына җыр җибәрүче төркем эше белән риза түгел икән. Чөнки мәйданда татарча җыр ишетелми иде. Әнүрбик әфәнде әйтүенчә, мәйданны урыс җыры гына түгел, урыс мәдәнияте тутырган. Җитмәсә әле, татарны мыскыллаган язу белән зур бер таш та китереп куйганнар.

“Татарстан суверенитетын каплау өчен Казанда шәһәр бәйрәме, Чаллыда чәчәк бәйрәме уздыралар. Суверен сүзенең “с” хәрефе дә калмады. Дәү агайлар чәчәк бәйрәме булса да, сәясәтне кыстыра алганнар. Мәсәлән, 2 катлы йорт зурлыгында урыс баһадирларын чәчәкләрдән ясап куйганнар. Аларның безнең бәйрәмдә ни катнашы бар?


Бөтен җирдә урыс әкиятләре батырлары. Татар әкиятләре батырлары Шүрәле дә, Былтыр да юк. Җырлар гел урысча гына. Моңа ризасызлык белдердем, кем куйганын белдем. Шәһәрнең физик культура һәм спорт идарәсе куйган. Шәймиев исән чакта, ул куйган түрәләр тарафыннан эшләнә бит болар бар да. Нинди гарьлек!”, ди Гөбәйдуллин.

Чаллының “Азатлык” мәйданында 3 сәгатьтән артык булган чакта, анда шул вакыт эчендә бирегә куелган радио-динамиклардан бер генә татар җыры да ишетелмәде.


Чәчәкләр бәйрәмендә элек татар матбугатында эшләгән ике журналистны очраттым. Заманында алар Татарстан суверенлыгын кызып-кызып яклаган шәхесләр. 30 август көненең чәчәкләр бәйрәменә әйләнүенә, бу бәйрәмдә татар мәдәнияте чагылмауга алар нинди мөнәсәбәттә? Шушы сорауны биргәч, элекке коллегаларымның берсе: “Ипи-сөтлек кенә булса да эшебез бар. Заманалар хәзер кыен. Әйдә, бу сөйләшүне башка вакытка калдырыйк”, диде.

XS
SM
MD
LG