Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда татар полковнигы үзенә кул салган


Алексеевскида Дамир Шәйдуллинның җәсәден сишәмбе алып кайтып җиткерерләр дип көтәләр. Татарстан эчке эшләр министрлыгында үлемнең сәбәпләре тикшерелә дип белдерделәр.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Андрей Галәкбәров сүзләренчә, Татарстаннан Чечняга барган милиция хезмәткәрләре арасында беркайчан да мондый очрак булмаган.

“Тикшерү әлеге очракның үз-үзенә кул салу икәнен раслады. Безнең хезмәттәшне бу хәлгә эмоциональ тетрәнү китергән булырга мөмкин”, ди Галиәкбәров. Аның әйтүенчә, Шәйдуллин Чечняга беренче тапкыр барган булган. Әмма бу хәл аның тәүге сәфәре булу белән бәйләнмәгән. Анда баргач барсы да әйбәт кенә булган аның, дип белдерә Галиәкбәров.

“Үлемгә китергән сәбәп аның эше белән бәйле булырга тиеш түгел. Тикшерү дәвам итә. Сәбәпләр ачыкланыр. Шәхси эмоциональ сәбәпләре бу хәлгә китергән булырга мөмкин”, ди Галиәкбәров. Психологларның полковникның хатыны белән дә сөйләшүләр алып баруын әйтеп китте.

Алексеевски районы эчке эшләр бүлегеннән Шәйдуллинның ике кызы булуы, олысының Казанда яшәве, ә кечкенәсенең мәктәптә укуы турында хәбәр иттеләр. Үзенә кул салу расланса да гаиләсе барыбер матди ярдәм алачак, ди Галиәкбәров. Чөнки Чечняга китүче һәркем иминиятләштерелә икән. Күпме түләүгә килгәндә исә, һәркемнең очрагы аерым карала, үлүчеләрнең гаиләсенә шул кадәр бирергә дигән карар юк.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы бинасының ишек алдында мөселман һәм христиан гыйбадәтханәләре янында хокук саклап башларын салганнарның исемнәре язылган һәйкәл бар. Анда 2001 елдан бирле Татарстаннан Чечняда гомерләре өзелгән 5 милиция хезмәткәренең фамилиясе дә язылган. Шәйдуллин исеме дә язылырмы, ансы билгесез.

“Моңа кадәр әлеге низаглы төбәктә Татрстаннан баручыларның үз-үзенә кул салучының булганы юк иде”, дип белдерә Галиәкбәров. Алексеевски районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Шәйдуллин да булган Татарстаннан чираттагы 100 кешелек төркем Гудермеска 24 августта киткән иде. Хәбәрләргә караганда, полковник 29 августта үзенә аткан.

Дамир Шәйдуллин район милициясенә 1999 елдан бирле җитәкчелек иткән. Аңа 50 яшь булган.
XS
SM
MD
LG