Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрь – хәзерге мәгариф


Тәүхидә Низаметдинова
Тәүхидә Низаметдинова

Хәзерге мәгариф: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык. Яңа уку елын Каргалы авылы мәктәбе яңалыклар белән каршылый.

Август ахырында Новосергеевка җирлегендә узган өлкә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Губернатор Алексей Чернышёв һәм шулай ук Башкортстан республикасының мәгариф министры Зиннәт Аллаяров катнашты. Губернатор “Мәгариф системасында региональ сәясәт” дигән докладында хөкүмәт органнары мәгариф системасын үстерүне социаль-икътисад сәясәтенең иң беренче приоритеты итеп каравын ассызыклады.

Хәзерге вакытта өлкәдә 338 миллион сумнан артык күләмдәге инвестициягә 15 мәгариф объекты төзү бара. Яңа уку елын кем ничек каршылый бит? “Узган елны Беляевка мәктәбе фаҗигасен истә тотып, лицензиясе булмаган бер генә мәктәп тә укучыларга үз ишекләрен ачмаячак”, дип кисәтте губернатор.

Өлкә күләмендә 70-тән артык мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Шуларның берсе Сакмар районы Каргалы урта мәктәбендә. Узган елны мәктәпнең ашханә, актлар, спорт залының диварларында ярыклар барлыкка килеп, балаларны тукландыру да, спорт залда дәресләр дә булмады. Инде август ахырында төзекләндерү эшләре тәмам.

“Мәктәп яңа уку елына 430 укучыны каршы алырга әзер. 1 сыйныфларның саны да 3, татар теле дәресләре дә шулай ук калды, ашханә өчен заманча җиһазлар кайтты. Милли проект кысаларында 3 укытучы 100 мең сум президент грантына ия булды. Заманча яшәү күңелле инде”, диде Каргалы мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова.

Август киңәшмәсендә Тәүхидә Низаметдиновага мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге өчен “Руссия Федерациясе гомумбелем бирү учреждениясенең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
XS
SM
MD
LG